Автор-башкаручы, пародияләр остасы Илдар Ямалиевтан ризотто рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: тавык ите, дөге, шампиньон, суган, сөт өсте, тоз.
Барлык ингредиентларны турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга, тоз сибәргә. Дөгене юарга һәм, ит янына салып, 3 минут кыздырырга. Аннары тәмләткеч, сөт өсте һәм дөге күмелерлек итеп су салып, пешереп бетерергә.
Тәмле булсын!