Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Илдар Ямалиевтан лагман рецепты

news_top_970_100
Автор-башкаручы Илдар Ямалиевтан лагман рецепты
Артистның социаль челтәрдәге битеннән

Пародия остасы Илдар Ямалиевтан лагман рецептын тәкъдим итәбез. 

Ингредиентлар: ит, кишер, кузаклы фасоль, помидор, суган, татлы борыч, бәрәңге, тоз, борыч, су һәм махсус токмач.

Итне казанда 10 минут чамасы кыздырырга, суган һәм кишер салып тагын биш минут кыздырырга, аннары помидор белән татлы борыч, бәрәңге, фасоль, су (шулпалы яратучылар күбрәк сала ала) салып томалап пешерергә куярга.

Икенче савытта лагман өчен махсус токмач пешерергә.

Табынга биргәндә, тәлинкәгә башта токмач, аннары яшелчәне салырга. Кемгәдер шулпалы лагман ошый икән, аны күбрәк салырга мөмкин яки киресенчә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100