Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимовтан Эллариның «поклоннигы» гафу үтенгән

news_top_970_100
Илдар Хәкимовтан Эллариның «поклоннигы» гафу үтенгән
Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтындагы видеодан скриншот

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар концертларының берсендә көтелмәгән бер кызык хәл килеп чыккан. Әлеге вакыйганы видеога да эләктереп алганнар. Беренче карашка, әллә нәрсә дә булмаган кебек, ләкин, видеоны карагач, килешерсез: кәефләр күтәрелә. Ул видео белән Гүзәл Уразова шәхси аккаунтында уртаклашкан.

Әтиле-кызлы Илдар белән Эллари дуэт җырлап бетергәч булса кирәк, сәхнәгә Азамат исемле егет менгән. Элларига ул күчтәнәчен биреп, чын «джентельмен»нарча кызның кулын үпкән һәм ыспай гына чәчен сыпырып, сәхнәдән төшеп киткән. Ул арада халык: «О-о-о!» – дип рәхәтләнеп көлә-көлә кул чапкан. Бу хәлне үз күзләре белән күргән әти кеше: «Ничего себе», – диюдән башка сүз тапмаган. Хәер, әле Илдар Хәкимов теге Азаматка: «Исәнмесез», – дип сүз катырга да маташкан. Ләкин егет дулкынланган, күрәсең, Илдарны бөтенләй күрмәмешкә салышып, тиз генә сәхнәдән төшеп киткән. Әти кеше, көлеп туйганнан соң: «Кызым, сез танышмы әллә?» – дигән.

Концерттан соң фотога төшәргә килгәч, Азамат: «Илдар абый, гафу итегез, сезнең белән исәнләшергә онытканмын. Элларины котлагач, каушап киттем шикелле», – дигән.

Әлеге видеоны караганнарның кәефләре күтәрелгән. «Үтергән бу Азамат!», «Без барыбыз да әз генә Азамат», «Югалып калган егет, кем белән булмас», «Югалырсың да, шундый матур кызны күргәч», «Гомер тиз үтә шу-у-ул, Гүзәл белән Илдарга әби-бабай булырга да күп калмаган», «Ә егет маладис, соңыннан гафу үтенергә дә онытмаган», «Рәхәтләнеп көлдем», – дип язганнар.

«Мин бу егетне җырчы Маликов дип торам, бигрәк охшаган», – дип, Муса Маликовныдыр, күрәсең, искә алучы да булган.

Видео Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100