Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовадан туган көненә «бер тәүлек йокы» бүләк итүен сораган

news_top_970_100
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовадан туган көненә «бер тәүлек йокы» бүләк итүен сораган
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Илдар Хәкимовны туган көне белән котлаган.

«Минем җаным, иң якын кешем, 4 балабызның әтисе, төркемебезнең җитәкчесе Илдар Равилевичның туган көне. 

Без 20 ел бергә. Әйе, мин бик бәхетле кеше. Янәшәмдә син бар. 

«Нәрсә бүләк итим сиңа?» – дип сорагач: «Миңа бернәрсә кирәкми, 1 тәүлек йокы бүләк итсәң, шул җитә», – диде Илдар.

Җаным, гел янымда бул! Туган көнең белән сине!» – дип язган ул.

Җырчы алай да ирен бүләксез калдырмаган, өр-яңа «Туган көн» җырын иҗат иткән. Бу җыр гомер бәйрәмен үткәрүче һәр кешегә бүләк булачак.

Комментарийларда Илдар Хәкимовны бәйрәме белән котлап, күпсанлы теләкләр калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100