Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Гүзәл Уразова – Элвин Грейның җыр бүлешүе турында: «Вакыт узгач аңладык»

news_top_970_100
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразова – Элвин Грейның җыр бүлешүе турында: «Вакыт узгач аңладык»

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов шушы көннәрдә 2018 елда Элвин Грей белән чыккан низагның сәбәбен аңлавын әйтте. Сүз «Красивая, хороший» җыры турында бара.

Искәртеп үтик, 2018 елның октябрь аенда Элвин Грей: «Гүзәл Уразова, тәрҗемәче Сафина белән берлектә, Россия авторлар җәмгыятенең җирле бүлеге аркылы «Красивая, хороший» җырына авторлык хокукын сәер генә үзләштерде. Аны без Бабек Мамедрзаев белән сезнең өчен әзерләгән идек. Мин хөрмәт иткән башкаручы буларак, Гүзәлне дуэт башкарырга чакырдык», – дип язган иде.

«Красивая, хороший» җырын Россия авторлык җәмгыятендә Эльвира Сафина теркәгәнен 9 октябрьдә «ТНВ» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында Уразова әйтте. «2016 елда Эльвира Сафина, РАОга барып, үзенең хокукларын яклап, килешү төзегән. Минем ул килешүгә бернинди дә катнашым юк. Мин ул килешү турында өченче көн, Радикның һөҗүменнән соң гына белдем», – дип белдерде Гүзәл Уразова әлеге тапшыруда.

2023 елның 26 сентябрендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу теманы кабат күтәрде. Алар белән Казанда «Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламова очрашкан һәм шушы низаг турында сорашкан.

Элвин Грей белән сезнең гауга чыкты. Сторисларыгызны да күргән идем – елый идегез, – дип искә төшерә ул вакытларны блогер.

Вакыт узгач кына аңладык. Бу җырның сүзләренең авторы безгә аерым хокуклар бирде. Элвин Грейга да шундый ук аерым хокуклар биргән. Аннары үзе дә, барып, үзенә рәсмиләштергән, авторга бирелә торган акча алырга хокуклы булуын раслап, РАОга документлар тапшырган, – дип аңлата бу хәлне Илдар Хәкимов.

Шушы конфликтны алар хәл итә алмады, – дип дәвам итә Миләүшә.

1-1,5 елдыр, бәлки, – ди Илдар Хәкимов. – «Гүзәл Уразова – карак» дип язып чыктылар. Шундый пост иде.

Анда мин «крайний» булып калдым, чынлыкта. Минем катнашым бөтенләй юк иде, – дип өсти шушы урында Уразова. Видео шушы урында туктала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100