
«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовтан мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында сораштырганнар.
Олы кызыгыз Эллари: «Әти, нәрсә ул мәхәббәт?» - дип сораса, ничек җавап бирер идегез икән?
Эллари мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген белә. Ни өчен дигәндә, ул әнисе белән безнең үзара мөнәсәбәтләрне күреп үсә. Безнең бер-беребезне яратканны белә. Балалар мәхәббәтне, ата-ананың бер-беренә карата хөрмәтен күреп үсәргә тиешләр. Шул очракта гына аларның гаиләләрендә дә шундый ук мөнәсәбәт булачак.
Илдар, сер итеп кенә әйтегез әле, ә менә сезнең гаиләдә кайсыгыз бер-берегезне күбрәк ярата?
Мин Гүзәлне катырак яратам дип әйтер идем мин. Ә менә Гүзәлдән сорасагыз, ул: «Мин Илдарны күбрәк яратам», - диячәк. Ә бәлки Илдар мине күбрәк дип тә әйтер. Ләкин беренче вариантны әйтер кебек, мин Гүзәлне бик яхшы беләм», – дип көлгән җырчы.