news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың уртанчы кызыннан әти-әни турында яңа җыр

news_top
Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың уртанчы кызыннан әти-әни турында яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың уртанчы кызы Камилла «Әти-әни – пар канатым» дигән яңа җыр яздырган.

«Әниләр көне уңаеннан Камилладан премьера – әти-әни турында яңа җыр. Җырның сүзләрен Чаллыда яшәүче Рәзинә Сәетгәрәева язды, ә көен Илдус Дәүләнов иҗат итте», – дип язган Гүзәл Уразова. 

Иҗади гаилә белән кызыксынучылар Камиллага уңышлар теләгән, аның татар телендә җырлавын хуплаганнар.

Комментарий калдыручылар арасында «мода китте, барысы да балаларын җырлата» дигән комментарий да бар.

«Сезнең дә балаларыгыз курчак кебек матур. Үзләре өчен җырласалар да, яздырып куйсалар, яхшы булыр. Гел җырларлык кына булсын иде әле ул», – дип җавап язган җырчы.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Шэп
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бик шэп жыр
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар