Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова «Яратам шул» дигән яңа җырның премьерасын тәкъдим итте.
Яңа җырның авторлары – Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев.
Җырны тыңлаучыларның күпчелеге премьераны «шәп» дип кабул иткән, әмма Гүзәл Уразовадан моңсу, үзәккә үтеп керә торган җыр яздыруын да сораганнар.
Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары яңа фотоны ошатмаган. «Зәвыксызлык», «Нинди кыяфәттә чыгарга белмиләр инде», «Илдар вахтадан кайткан кебек», «Гүзәл Распутина булган», – дип комментарийлар калдырганнар.