Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Сафиуллин: ТНВда тормыш иптәшемне очраттым

"ТНВ" телеканалы алып баручысы Илдар Сафиуллин телеканалдагы мөмкинлекләр һәм шәхси тормышы турында серләрен ачты.

news_top_970_100
Илдар Сафиуллин: ТНВда тормыш иптәшемне очраттым

—  Илдар, ТНВга ничек килеп эләктең?

—  Югары уку йортында беренче һәм икенче курс җиң сызганып уку белән үтеп китте. Өченче курста практика уза башлагач, миңа ТНВга барып карарга тәкъдим иттеләр. Башта ышанмадым да, чөнки ТНВ минем өчен галәм кебек иде. Сессия беткәч, үземне сынап карау теләге белән, ТНВга килеп кердем. Тапшыру «Хәерле иртә, Татарстан!» дип атала иде, хәзер — «Манзара». Мин ул көнне хәзергедәй хәтерлим. Тапшыруның җитешмәгән һәм хаталы урыннарын табарга куштылар. Без бит әле яшь, зур тапшыруларны анализларга өйрәнмәгән, шуңа «Бик матур алып барасыз, барысы да яхшы» дип әйттем. Конкретрак уйлый башлагач һәм җитдирәк анализлаганнан соң, ир-ат тамашачыларга дөрес киенү дәресләре җитмәгәнен аңладык. «Ир-егетләргә» дип аталган сәхифәгә әйләнеп китте ул. Бераз вакыт узгач, башка темалар да бирә башладылар, күрәмсең, шомара башлаганмын. Республикада гаилә елы игълан ителгән иде. Ул вакытта без тату гаиләләрне төшердек. Һәр кешенең бәхет төшенчәсен кабул итүе төрлечә, шуңа бу минем үземә дә зур тәҗрибә иде. Шулай итеп, ТНВда эшчәнлегем башланып китте.

—  Илдар, күптән түгел генә Россиядә узган футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамланды. Бу чемпионат сиңа нәрсә бирде?

—  Чемпионат миңа искиткеч зур тәҗрибә булды. Футболдан алган кичерешләр әле дә истән чыкмый. Казанда чит илдән килгән җанатарлар күп иде. Алар аңлата алмаслык зур бәйрәм мохите ясап киттеләр.

—  ТНВ Татарстанда уза торган спорт чараларын яктыртучы иң зур телеканал. Корреспондентларга бу берәр нинди өстенлекләр бирәме?

—  Әйе, «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы бүгенге көндә мәдәни, милли чараларны яктыртуда гына түгел, ә спорт ягыннан да зур адымнар ясый. Хоккей беренче уеннан башлап Гагарин Кубогын алганчыга кадәр туры эфирда күрсәтелде. Шул исәптән, «ТНВ-Планета» каналында матчларның комментарийлары татар телендә барды. Футбол, волейбол, су төрләре һ.б спорт чаралары туры трансляциядә яки язмада күрсәтелде. Шуңа күрә, спорт белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Трансляцияләрдән тыш без репортажлар да ясыйбыз. Гади генә репортаж да берничә елдан ачыш булырга мөмкин. Яшь олимпия чемпионнары да шулай барлыкка килә. Алар көн саен шөгыльләнә, үзләренә зур максатлар куя.

ТНВ өчен барлык ишекләр дә ачык. Казанда көн саен берәр ярыш уза. Оештыручылар безнең канал аша үзләрендә узган чараларын күрсәттерергә телиләр. ТНВ да эшләү горурлык хисе генә түгел, ә җаваплылыкны да өсти. Җаваплы эшкә тотынган кеше үзенә бирелгән ышанычны акларга тиеш.

—  «Яңа Гасыр» телерадиоканалында нинди спорт яңа тапшыруын башлар идең?

—  Мин спорт геройлары белән иркенрәк рәвештә әңгәмә кора торган тапшыру эшләр идем. Аларның спорттан тыш тормышлары турында татарча тапшыру эшләсәк, тамашачыларга да ошар иде, дип уйлыйм.

—  Киләчәктә «ТНВ-СПОРТ» каналы барлыкка килә аламы?

—  Әйе, бу безнең киләчәккә омтылыш булырга тиеш.

—  ТНВ синең өчен нәрсә ул?

—  ТНВ — минем икенче йортым. Өйдән мәшәкатьләр белән килсәң дә, бусаганы атлап кергәч алар юкка чыга. Гомумән, ТНВ зур бер армия булса, «Хәбәрләр» оперативлык, оешканлык символы. Интернет, конкурентлык булган вакытта мәгълүматың төгәл, ышанычлы булырга тиеш. 

Икенче яктан караганда, мин ТНВда тормыш иптәшемне очраттым, шуңа бу канал минем өчен кадерле дә. Мин монда яшь егет булып килдем, эш тә күп иде, шуңа читтән яр эзләргә вакыт та булмады. Мин аны беренче күргәндә ул ТНВга эшкә урнашып йөри иде, ә соңрак танышып, озак йөрмичә генә гаилә дә корып җибәрдек. Хәзерге вакытта Гөлназ белән ике бала үстерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100