Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Ногманов: «Иркәнең «Бары тик саубуллашу» җыры Артурны күз алдына китереп язылды»

Әлегә бер мактаулы исем, премия бирелмәгән, «Гомер сукмагы», «Син диеп» «Бары тик саубуллашу», «Авылкаем», «Онытылмыйсың» һ.б. бик күп җырлар авторы, композитор Илдар Ногманов «Интертат»ка интервьюсында эстрада турындагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Илдар Ногманов: «Иркәнең «Бары тик саубуллашу» җыры Артурны күз алдына китереп язылды»
Шәхси архивтан

Кайбыч районының Борындык авылында туып үскән. Гади авыл егете мин, ди ул үзе турында. Заманында хит булган «Бер түзәр әле җаным» җыры авторы. Хәзерге вакытта да бик күп популяр җырчылар белән эшли, аранжировкалар остасы. Ике ел үзенең туган авылында, популяр артистлар кайтарып, зур масштаблы авыл көне үткәрүче ул Илдар Ногманов. Ул «Интертат»ка үзе һәм иҗаты турында сөйләде.

«Мәктәптә укыганда музыка дәресен яратмый идем»

– Илдар абый, Кайбыч районы Борындык авылында туып үскәнсең. Хәзерге вакытта Апас районында яшәп гомер итәсең. Нигә шулай килеп чыкты?

– Борындык авылында тудым, үстем, мәктәпне тәмамладым. «3нче Бөтенсоюз фестивальләр лауреаты» дигән исемем дә бар. 11нче классны тәмамлагач, Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына юл тоттым. 1 ел анда укыдым. Ташладым да Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кердем. Кайбыч районының мәдәният йортында аккомпаниатор (музыкант) булып 2 еллап эшләп алдым. Шулай, 1997 елда мине Апас районының мәдәният йорты директоры эшкә чакырды.

Хатыны Ләлә белән

– Ничек итеп чакырды?

– Кайбыч клубы белән кошчылык базарына барган идек. Шунда Апас клубының директоры: «Әйдә, безгә кил әле. Бездә музыкант юк», – диде. Мин әйтәм – минем гаиләмә яшәү урыны кирәк. Ул вакытта 1 айлык кызым бар иде. 1998 елдан эшли башладым.

Хәзерге вакытта анда эшләмим. Өйдә җырлар язам, аранжировкалар эшлим. Бүгенге көндә Апас районыннан китәргә уйлыйм. Яшел Үзән, я Казан булырмы – анысын әле төгәл әйтә алмыйм.

Хатыныгыз, кызларыгыз да иҗат кешеләреме?

– 1997 елда өйләндем. Ике кызыбыз бар: Адилә һәм Аида. Тормыш иптәшем Ләлә. Кибеттә сатучы булып эшли. Олы кызым Адилә – хокук өлкәсендә укып бетерде. Икенче кызым Аида Мәскәүдә менеджерлыкка белем ала. Икесе дә кияүдә түгел.

– Музыкага мәхәббәт каян килде?

– Мәктәптә укыганда музыка дәресен яратмый идем. Безнең укытучылар баянда, фонода көчле укытмыйлар иде. Миңа кызык түгел, чөнки укытучыдан профессионализм эзләдем. Зур классларда үзем гармуннарда дөрес итеп уйный башлагач, укыткан укытучым да минем алда уйнарга ояла иде. «Илдар, карап торма әле! Тикшереп торма әле», – дия торган иде.

– Борындык авылында элек «Сердәш» группасы бар иде. Сез ул группага ничек килеп эләктегез?

– 4нче класска күчкәч, Илһам абый Фатхуллин мине мәктәп директорыннан килеп сорады, соңыннан – әти-әниемнән.

Илһам абый Фатхуллин – шушы «Сердәш» ансамбленең җитәкчесе. Шушы ансамбльгә клавишник булып кердем. Илһам абый үз куллары белән мине синтезаторда уйнарга өйрәтте. Бик зур рәхмәтлемен! Эстрадага кереп китүемнең төп сәбәбе – «Сердәш» группасы. Бүгенге көндә ул группа эшләми инде. Таралып беттек.

«Хит булган җырым – «Бер түзәр әле җаным»

– Иҗат юлыгызны кайсы җырчы белән башладыгыз?

– Иң беренче иҗат юлымны Динә һәм Рафаэль Латыповлар белән башладым. Аларга аранжировкалар, җырлар яза идем. Ул вакытта синтезаторда аранжировкалар ясый башлаган идем инде.

– Ничәнче еллар була инде бу, Илдар абый?

– 1998, 1999, 2001 еллар.

2001 елларда Резидә Кадыйрова белән эшли башладым. Бик күп кенә җырларымны җырлады. Аның репертуарында хит булган җырым ул – «Бер түзәр әле җаным».

«Юлларыңда киртә булмам,

Бер түзәр әле җаным.

Йөрәгеңә-йөрәгеңә

Кагылмам инде тагын».

– Тагын кайсы җырчылар белән эшлисез?

– Бүгенге көндә бик күп җырчылар белән эшлим. Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, Зинира – Ризат Рамазановлар, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Иркә, Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев һәм башкалар... санап бетергесез... күп алар. Эльмира Сөләймановага да эшләдем.

Эльмира Сөләйманова хәтерегездә ничек калды?

Эльмира бик әйбәт, йомшак кеше буларак күңелемдә калды. Матур гына сөйләшә иде. Иң беренче тапкыр сөйләшкәндә: "Илдар, исәнмесез, сезнең җырларны инстаграмнан карап барам, миңа бик ошый, сезнең белән эшләп булмас микән?" диде. Эльмира Сөләйманова белән 3 аранжировка эшләдек. Җыр да сорап язган иде ул миннән, "сезгә яраклысын җибәрермен" дип калдым.... Насыйп булмады шул...

– Илдар абый, иҗат иткән ничә җырыгыз бар һәм иң беренче җырыгызны кайчан яздыгыз?

– Ничә шигырь, ничә җыр, ничә көй язылганын белмим. Беркайчан да исәпләгәнем юк. Бихисап. 18 яшемдә иң беренче җырым язылды. Аны Илсур Сафин башкара. Җыр «Бәхет телим» дип атала.

– Пьесалар да язасыз икән...

– Әйе, трагедия һәм комедия язганым бар. Бик күптән – 2000-2003 елларда язылган иде. Бөтен райондагы авылларда йөреп чыктык шул спектакльләр белән. Казанда да ниндидер театр сораган иде, исемен әйтә алмыйм, онытылган.

«Исем бирсәләр – кабул итеп алам»

– Популяр булырга хыялландыгызмы?

– Популярлыкка беркайчан да омтылмадым. Көтмәгәндә, үзеннән үзе китте ул. Мин яздым – артистлар җырладылар. Шулай исемем таралды.

– Халык тиз яратып ала җырларыгызны, ләкин мактаулы исем бирелгәне юк.

– Мактаулы исемгә килгәндә, исем бирсәләр – кабул итеп алам. Бирмәсәләр – үпкәләмим. Нишләтим...

– Иң ошамаганы нәрсә?

– Илзирә, беләсеңме, олы буын җырчылары яшьләргә мыскыллап карарга яраталар. «Менә җырмы инде бу? Такмак. Без, ичмасам, шундый җырлар җырладык», – дип.

Тормыш алга бара, бездән соң да яшьләр киләләр. Яшьләргә алай әйтмәскә кирәк. Һәр кешенең үз «вкусы», үз тойгысы. Хәзер халыкның да әллә нинди артык моңлы концертлар карыйсы килми...

– Хәзерге татар эстрадасына карашыгыз нинди?

– Бер әйбер күңелне борчый. Кемнәрдер киләләр, омтылалар җырчы булырга. Ләкин Аллаһы Тәгалә бирмәгән сәләт, ә кесәдә акча бар. Менә мин эстраданы шундыйлардан чистартыр идем. Компьютер ярдәмендә тавышларын үзгәртеп чыгаралар да, ә чын тавышка җырлатсаң – берни юк.

Минемчә, таланты булган кеше халык җыя! Халык җыймадыңмы – үзеңне җырчыга санап йөрү кирәкмидер ул.

«Артурны күз алдына китереп язылды бу җыр»

– Зинира һәм Ризат сез иҗат иткән күп кенә җырларны башкаралар. Ничек танышып киттегез?

– Дөрестән дә, Ризат һәм Зинира бик күп кенә җырларымны башкаралар. Күрәсең, аларга ошый минем иҗатым. Мин дә аларга бик теләп бирәм җырларымны. Алар – «энергичный» пар. Тормышта бик яхшы дуслар.

1-2 еллап без башта телефон аша гына эшләдек. Алар Айдар Тимербаевның җырларын җырлыйлар иде. Айдар Тимербаев берсендә шалтырата: «Ризатка аранжировка эшләргә кирәк иде», – дип. Соңыннан – 2019 елда, Инстаграм битемә «Син диеп» җырын куйган идем. Ризат миңа үзе шалтыратты: «Илдар абый, миңа бу җырыңны бир әле», – ди. Менә шуннан танышып киттек…

– Иркәдән тагын нинди яңа җырларыгызны көтәргә була?

– Резидә апаның «Бер түзәр әле җаным» дигән җырын яңарттык, февральдә чыга, дип көтеп торабыз. Иркәгә соңгы тапкыр язган җырым – «Бары тик саубуллашу».

– «Бары тик саубуллашу» җырының тарихын сөйләсәгез иде?

– Иркә миңа ире Артур киткән көнне шалтырата: «Артурны Казаннан алып киттеләр», – ди. Ул көн яңгырлы иде. Кичке сәгать 9ларда Иркә белән сөйләштек. «Илдар, әйдә, бер җыр языйк әле шушы темага», – ди. Мин: «Авыр тема, җиңеп чыга алырмын микән инде?!» – дим. Кичке 9да сөйләшү булса, иртәнге 4тә җыр әзер иде. Икенче көнне аранжировкасын эшләдек тә, Иркә өендә бу җырны кабатлагачтын, өченче көнендә миңа студиягә, яздырырга кайтып җитте.

Нәкъ менә Артурны күз алдына китереп язылды бу җыр.

– Хатыныгыз иҗатыгызга каршы түгелме?

– Хатыным беркайчан көнләшмәде, кемнәр генә килми минем янга... Һәрвакыт мине аңлады. Дусларымны өйдә кайнар ризыклар белән каршы алды, мунчалар керттек, кундырып җибәрдек. Кайткан кешеләр, артистлар беләләр инде. Рәхмәт хатыныма, минем иҗатны аңлап яшәгәне өчен.

Иркә белән

«Ул бит – безнең тудырган балабыз»

– Кайбер тапшыруларда җырның авторларын куймыйлар. Бу – нормаль күренеш дип саныйсызмы?

– Әйе шул, аны сораганыбыз да булды. Менә ничек язмаска була инде аны?! Ул бит – безнең тудырган балабыз, иҗат иткән җимешебез. Менә дикторлар утыралар, алар бит «тапшыруны шул шул кеше әзерләде» дип әйтәләр. Ә нишләп әйтәләр соң? Нишләп авторларны әйтмиләр... Алайса, алар үзләрен дә әйтмәсеннәр. Бер дә дөрес әйбер түгел ул. Авыр микәнни соң ул?

– Кайбер җырчылар хәтта концертларда да авторларны әйтмиләр.

– Әйе, ә Рамазановларга килгәндә, мин аларга бик рәхмәтле. Алар эстрадада авторларны игътибар үзәгендә тотып, аларны санлап торучы бердәнбер җырчылар. Шул ук социаль челтәрләргә куйсалар да, безне гел билгелиләләр. 50/50 дә түгел, ә менә 100% билгелиләр. Сәхнәдә дә авторларны әйтеп торалар.

– Җырларны җырчыларга үзегез тәкъдим итәсезме?

– Мин җырчыларга «Минем җырны җырлагыз әле» дип беркайчан җыр бирмим һәм бирмәячәкмен дә. Инстаграмга видео яздырып куям, кем ошата шул җырны – ул кеше миңа шалтырата. Теләгән кеше шалтыратып сорый ул.

– Сездән җыр алу, аранжировкалар өчен бәягез күпме?

– Аларын әйтмим инде. Һәрберсе белән шәхси сөйләшәбез.

«Авылга кайту теләгем юк»

– Олыгайган көнегездә туган авылыгыз Борындыкка кайтырга уйламыйсызмы?

– Авылга кайту теләгем юк. Авылда нишләргә кирәк анда картаймыш көндә?! Кайда яшим – шунда тыныч булсын.

– Илдар абый, кечкенә Кайбыч районының матур Зөя буенда урнашкан Борындык авылында 2 ел рәттән популяр артистлар белән авыл көне үткәрдегез.

– Әйе, мондый бәйрәм зур районнарда гына була. Бу якларда андый авыл көне үткәргәннәре булмады. Инде менә 2 ел, иң популяр артистлар кайтып, зур масштаблы концерт куялар. Халык ярдәме белән моны башкарып чыгабыз. Аларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

– Ризат – Зинира репертуарындагы «Авылкаем» җыры – туган авылыгызга багышлап язылган җырмы?

– Борындык авылына әни янына кайткан идем. Әнинең йорты каршында – күл. Шушы күл буенда үлән чаптырганда туды ул җыр. Шул күлгә карадым да «балык тотып уйнап үскән» дигән җыр сүзләре туды. Тиз-тиз кулыма диктофонны алып, башыма килгән сүзләрне язып алып, өйгә кайткач яздырдым һәм Инстаграмга куйдым. Инстаграмнан ишетеп, Ризатлар алды.

– Дөньяга карашыгыз ничек?

–  Бик әйбәт. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын иде. Сәламәт булыйк.

– Илдар абый, уңышлар. Сезне зур сәхнәләрдә, мактаулы исемнәр алганыгызны күрергә насыйп булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Шушы язманы укыгач бик кунелле булып китте.Мин Ильдарнын апасы энемнем торышлыкларына бик куанам.Узен кеше арасында да бик матур тота.Кешелекле,ярдэмче Шуна Аны бик хормэт иртэлэр.Кидэчэктэ Зур унышлар ,саулык сэлэмэтлек ,тигез матур тормыш телэп калам.Бу язма куплэргэ ошагандыр диеп уйлыйм. Иллэребез тоныч булып,матур тормышларда ящик барчабыз да.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100