news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илдар Кыямов: Казан уртасында чишмә ага башлаган!

Танылган алып баручы Илдар Кыямов Казан уртасында чишмә ага башлаганын инстаграм битенə төшереп алган. Үзенең видеосын ул "+Казанга Аллаһның рәхмәте инде... стоянкалардан чишмә саркый” дип атаган. Алып баручы сүзләренә караганда, чип-чиста сулы чишмә Дом обуви янында асфальт юлының чокырында килеп чыккан.

news_top
Илдар Кыямов: Казан уртасында чишмә ага башлаган!
“Замана безгә төрле әкият-гаҗәпләрне, шаккаткыч хәлләрне биреп тора: шәһәр җирендә чишмә чыккан. Ул чишмә безнең Дом обуви буе тирәсендә. Ярсып-ярсып, бик матур булып, ком арасыннан чишмә чыга. Торба тишелгәндерме... Машиналар килеп тора, шәһәр халкы йөреп тора. Дом обуви тирәсендә шундый хәл. Җирдән чишмә чыга. Шәһәр җирендә. Гаҗәп инде. Баксаң, чишмә түгелдер инде, торба тишелгәндер... Суы бик чиста бит малай. Чишмә дип уйларга җирлек бар. Авыл җиренә кайткандай булдым”, - дип язып калдырган Илдар Кыямов.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар