Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илдар кебек эшчән ир булсын иде әле барысына да» - Гүзәл Уразова ирен яклый

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова бакча эшләрен башлап җибәргән.

news_top_970_100
«Илдар кебек эшчән ир булсын иде әле барысына да» - Гүзәл Уразова ирен яклый
Рамил Гали

Җырчы Инстаграм битендә видео урнаштырган. «Суган кыягы тиз үсә ул, ашый торырбыз. Ашка салып ашарга әйбәт. Хәзер кибеткә йөрергә ярамый. Бакчадан өзеп ашарбыз, эшлибез! Сезон башланды, кем нәрсә утыртты әле?» — дип сораган ул.

Күпләр Гүзәлнең бар яктан да уңган булуына сокланганнар. Берәүләр бакчадагы мичкәләргә игътибар иткәннәр.

«Илдарны эшләтегез, мичкәләрне буяп куйсын. Ялкау», — дип язган берсе.

«Илдар кебек эшчән ир булсын иде әле барысына да. Ул камерага эшләп, мактанып йөрми», — дип җавап биргән Гүзәл Уразова.

Кайбер инстачыларны Гүзәлнең керфекләре сокландырган.

«Сез бакчага да ясалма керфекләр белән чыгасызмы?» — дип атыраган берсе.

«Суган утыртыр өчен керфекләрне салып чыгарга кирәкме?”- дип язган икечесе.

«Бакча эшкәртергә керфек тә, өч бала да комачауламый. Уңган хатын ул, Гүзәл. Афәрин!», «Акчагыз беттемени, үргән суган утыртып, мескенләнеп утырасыз», «Хуҗасы нинди — эше шундый», «Хатын-кызлар һәркайда да матур булырга тиеш!», «Халык, мичкәләр буялганмы, юкмы, ябыштырылган керфекләр белән чыкканмы, юкмы, сезнең ни эшегез бар? Һәр кеше үз тормышы белән яши», «Керфексез чыксаң, суган уңыш бирмәс», — дип шаяручылар да табылган.

Уңган хуҗабикәләр редис, укроп, суган утыртуларын язганнар. «Исән-сау ашарга язсын», — дип теләгән алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100