Илдар Әхмәтов үзенең башка артистлардан аермасын әйтте
Җырчы Илдар Әхмәтов “Татар радиосы”ның туган көненә багышланган концертның сәхнә артында, "Интертат" хәбәрчесенә быелгы җәенең үзенчәлекле булуы, башка артистлардан аермасы, яңача яшәү рәвеше кирәклеге турында сөйләде.
Балалар үсә. Шул балалар өчен яшибез инде. Шуларны йөртәбез, шуларны киендерәбез. Мәктәп кирәк-яракларының берсен дә алмаган әле. Бу атнада барырбыз дигән идек, ничек булыр? - диде Илдар.
- Яңа сезонда тамашачыларны ниләр белән сөендерәчәксез?
- Яңа сезон дип. Хәзер кем белсен. Бөтен нәрсә буталып бетте. Кем әйтмешли, элеккечәдер. Мин инде үземнең “сольный” концертларымны куймыйм. Бер ел куеп караган идем... Бәлки, бу сезонда башыма китереп сукса, эшләп тә куярмын. Мин башка артистлар кебек алдан план корып эшли торган кеше түгел. “Әй концерт куясым килә, әйдә оештырыйм әле”, - дип талпынсам, бәлки, куярбыз. Ә болай менә шулай гомумконцертларда йөрибез инде.
- “Машина алдым әле, фатирны алыштырдык” дигән шатлыклы яңалыкларыгыз юкмы?
- Андый яңалыклар юк. Мин хәзер шуны аңладым: күчемчез милек алып, акча эшләп, котырып, бизнес куып яшәргә түгел, ә үзең өчен, балалар өчен яшәргә кирәк икән.