Илдар Хисаметдинов: «Уразада пакеттагы тиз пешерелә торган ашлар ашамаска кирәк»
Мөселманнар ел буе көтеп алган Рамазан аена да аяк бастык. Билгеле булганча, ураза ярдәмендә кеше организмын гына түгел, иманын да ныгыта.
Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга, нинди ризыкларны рационга кертмәү хәерлерәк, ураза тоту кемнәрнең сәламәтлеген җитди какшатырга мөмкин — ТР атказанган табибы, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе әгъза-корреспонденты, медицина фәннәре кандидаты Илдар Хисаметдинов белән әлеге һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштык.
Медицина күзлегеннән кемнәр өчен ураза тоту катгый тыела?
Ашказаны-эчәклек тракты чирләре (ашказаны җәрәхәте, панкреатит, холецистит һ.б.) булган кешеләр генә түгел, инсульт, инфаркт кичергән кешеләр, гипертония чиреннән интегүчеләргә ураза тотарга киңәш ителми. Йөрәк авырулары, нерв системалары авыруларын кичергән кешеләргә ураза рөхсәт түгел. Хирургик операцияләрдән соң дәвалану һәм тернәкләндерү чоры бара. Дарулар кабул итәргә кирәк, хәлләре тагын да начараймасын, катлауланмасын өчен аларга да уразаны тотмаска кирәк. Казага калган ураза көннәренә фидия сәдакасын бирергә киңәш ителә.
Ялгышмасам, сез мөселманнарга пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) медицинасына багышланган, ураза һәм дөрес туклану кебек темаларга лекцияләр дә үткәрә идегез? Бүгенге көндә әлеге лекцияләр укыламы?
«Ярдәм»дә вице-президент булып эшләгән вакытта мәчеттәге мөселманнар, физик сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр, мәхәллә халкы өчен укыла иде алар. Алар өчен генә түгел, үзем өчен дә файдалы дәресләр булды. Бүгенге көндә әлеге тема буенча тәҗрибәмне студентлар, мәктәп укучылары белән очрашулар вакытында, мөселманнар җыеннарында җиткерергә тырышам.
Бүгенге көннең афәтеннән — коронавирус инфекциясеннән саклану өчен, көн дәвамында күп итеп су эчәргә кушалар. Ураза инфекция таралуга тискәре йогынты ясамас микән, мөселманнарга нишләргә кирәк бу очракта?
Кояш баегач, сыекчаны күп итеп эчәргә кирәк, бу организмнан токсиннарны куар өчен яхшы алым.
Кояш баегач, сыекчаны күп итеп эчәргә кирәк, бу организмнан токсиннарны куар өчен яхшы алым. Гадәттә, бер кг авырлыкка 30 мл су кирәк, ягъни бер кеше якынча 2,5-3 л су эчәргә тиеш. Аннары ураза инфекциягә каршы бөтен дөньяда кулланыла торган гигиена кагыйдәләрен бетерми бит — кулларны да юабыз, масканы да киябез, дистанцияне дә саклыйбыз һәм иммун системасын ныгытабыз.
Ә нинди ризыклар иммунитетны ныгыта?
Имбир, лимон, балан, нарат җиләге, карлыган, кәбестә, җиләк-җимешләр. Боларның барысы да иммунитетны чыныктыра, организм ныгый һәм авыруларга бирешми башлый. Вируслар эләккән очракта да, алар җиңелрәк кичерелә.
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга ураза тотырга рөхсәт ителү-ителмәү буенча да төрле фикерләр бар…
Диндә бала имезүче хатын-кызлар һәм йөкле ханымнарга, уразаны соңрак тоту нияте белән, тотмаска рөхсәт ителә, шуңа күрә организмны артык көчләмәскә кирәк. Хатын-кыз организмында билгеле бер үзгәрешләр, өстәмә йөкләнешләр барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә тотмау хәерлерәк. Гадәти режимда яшәсеннәр. Казага калдырылган уразаларны кышын — көн кыска вакытта тотарга, я булмаса имезү вакыты беткәннән соң да башкарырга мөмкин.
Сәхәрдә нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәк?
Яшелчә салатлары, киптерелгән җимешләр, шыттырылган бодайдан пешерелгән ипи, тупас тарттырылган оннан ясалган икмәк. Боларның барысы да аз дигәндә 12 сәгатькә энергия бирә.
Ит, балык, йомырка, сөт ризыклары энергияне 8 сәгать сакларга булыша.
Ит, балык, йомырка, сөт ризыклары энергияне 8 сәгать сакларга булыша.
Йөзем, бадәм чикләвеге (миндаль), банан шулай ук организмга файдалы. Шулай да сәхәр вакытында күп ашаудан һәм күп су эчүдән сакланырга кирәк. Чөнки организмнан минераль соклар чыга, алар көн дәвамында тонусны саклау өчен кирәк. Кофедан баш тартыгыз, ул да организмга тискәре йогынты ясый. Сөттән ясалган эчемлекләргә өстенлек бирегез.
Ифтар рационы сәхәрнекеннән аерыламы?
Ифтарга килгәндә, су белән авыз ачу хәерлерәк. Зәм-зәм булса, тагын да яхшы. Хөрмә җимешен ашарга мөмкин. Ризыкны аз күләмдә генә кабасы да ахшам укырга кирәк. Ягъни авыз ачу белән эчне тутырып кую дөрес түгел. Ярты сәгатьләп вакыт үткәннән соң гына төп ризыкларга күчәбез.
Туклану баланслы булырга тиеш: яшелчә ризыклары, җиләк-җимеш, салатлар, итле ризыклар, кош итләре, бөртекле-сөтле ризыклар.
Туклану баланслы булырга тиеш: яшелчә ризыклары, җиләк-җимеш, салатлар, итле ризыклар, кош итләре, бөртекле-сөтле ризыклар. Шикәрле ризыкларны аз күләмдә кулланырга тырышыгыз. Кыздырылган, майлы, пешкән ризыкларны чикләгез. Кыздырылган ризык организмга тискәре йогынты ясый — сару кайнатырга мөмкин. Әлбәттә инде, су эчәргә онытмыйк һәм артык күп ашамыйк.
Нинди эчемлекләргә өстенлек бирергә кирәк?
Гадәти су, компот, морс, җиләк-җимеш соклары.
Ураза тотучыга нинди ризыкларны онытырга кирәк? Кайсылары зыянлы булып тора?
Рамазан аенда тиз пешерелә торган ризыкларны гомумән кулланмаска киңәш итәм: төрле азык өстәлмәләре белән ясалган токмачлар, пакетларда сатыла торган төрле ашлар. Аларны пакеттан чыгарып тиз генә кайнар суга саласың да ашыйсың, бик җиңел әзерләнә, шул ук вакытта алар организм өчен зарарлы булып тора. Аларның барысында да тоз, төрле тәмләткечләр, тамакны тиз ачтыра торган матдәләр бар. Гадәттә, мондый ризыкларны ашаганнан соң, 1,5-2 сәгатьтән соң тамак ача, яңадан ашыйсы һәм эчәсе килә башлый. Ә безгә көне буе ризык-судан тыелып торып ураза тотарга кирәк. Без бит ураза тотып рухи яктан гына камилләшмибез, организмны да ныгытабыз.
Ураза җәй айларына туры килгәндә, озын көннәрне ничек ураза тотарга дип кайгыра идек. Быел тагын да кыенгарак туры килә: үзизоляция шартларында кешеләр өйдә утырырга мәҗбүр, мөгаен, вакытны үткәрү авыр булыр… Рамазан аен үзебез өчен ничек җиңеләйтә алабыз?
Карантин, бер яктан, күпмедер авырлыклар өстәсә, икенче яктан, мөселманнарга гыйбадәт кылыр өчен өстәмә буш вакыт барлыкка килде.
Үзебезне яхшы хис итәр өчен, организмга тиешле кислородны алыр өчен өйне еш җилләтергә кирәк.
Үзебезне яхшы хис итәр өчен, организмга тиешле кислородны алыр өчен өйне еш җилләтергә кирәк. Балаларыбыз булса, аларны киендереп балконга алып чыгарга, балконның тәрәзәләрен ачып куярга мөмкин. Тиешле күләмдәге кислородны шул рәвешле дә ала алабыз.
Барыбыз да белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда кылган изге гамәлләребезне күп тапкырлар арттырып язарга һәм алар өчен безгә зур әҗер-саваплар бирергә, шайтан коткысыннан азат итәргә вәгъдә бирә. Шуңа вакытны файдалы уздырырга кирәк. Өйдә чакта күп итеп гыйбадәт кылырга тырышыйк: Коръән укыйк, зикер әйтик, нәфел намазларын кылыйк, догалар укыйк, дини әдәбият белән танышыйк. Шул рәвешле уздырсак, көне дә, ураза да тиз узачак.
Интернет, телевидение, телефонны читкә алып куярга кирәк, беренчедән, баш миен ардыралар, икенче яктан, негатив мәгълүмат күбәйде, аларны уйламыйча, калебебез белән гыйбадәткә көйләник. Шул вакытта гыйбадәтебез дә камил, уразабыз да дөрес булачак. Ураза бит ул, ризыктан тыелып торудан бигрәк, күңелебезне начар уйлардан, көннәребезне кирәксез гамәлләрдән арындыру, дөньяга килүебезнең төп мәгънәсенә төшенү, Аллаһыга рәхмәт әйтү — шуны онытмасак иде.