Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хановның энесе Илгиз: Комачауламасалар, абыемның идеяләрен ике елда тормышка ашырачакмын!

Казанның Аракчино бистәсендә, Идел елгасы фонында сары-кызыл-яшел төстәге гөмбәзләре белән ялтырап торган комплекс һәркемнең игьтибарын җәлеп итә. Фәлсәфәче-архитектор Илдар Ханов үзе исән чагында ук "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе" - "Диннәр әхрамы"на карата халыкта төрле фикерләр йөрде. Берәүләр сокланды, икенчеләре диннәрне бер түбә астына җыярга ярамый, диде.

news_top_970_100
Илдар Хановның энесе Илгиз: Комачауламасалар, абыемның идеяләрен ике елда тормышка ашырачакмын!

Илдар Ханов төрле дин мәдәниятләрен чагылдырган комплексны 1994 елда төзи башлаган иде. Бер бинада мөселман мәчете манарасы, православ дине гөмбәзе, католиклар чиркәве, яһүдләр синагогасы, Будда гыйбадәтханәсе һәм башка диннәрнең рухын чагылдырган элементлар. Мондый сәнгать һәм архитектура шедеврын төзү өчен бик зур иҗат төркеме, зур төзелеш оешмасы, заманча техника һәм, әлбәттә, бай спонсор яки дәүләт финанславы кирәк булса да, бу могъҗизаи шәһәрчекне хасил итүче — Илдар Ханов үзе һәм аның якын дуслары гына булды.

2013 елда Илдар Ханов вафатыннан соң хуҗасыз калган комплексның язмышы кыл өстендә торды. 2017 елның апрель аенда янгын чыгып, корылманың 70 процентына зур зыян килде.



Ел ахырында сарай кабаттан туристлар кабул итә башлады. Илдар Хановның энесе - рәссам Илгиз Ханов абыйсы мирасын торгызырга Мәскәүдән кайтты. “Татар-информ” Илгиз Ханов белән эсклюзив әңгәмә оештырды.


Иконалар ясаудан туктап, ханбикә портретларына...

Комплекска килеп керүгә, Чыңгыз хан залына эләгәсең. Аны “Тәңречелек” дип тә атыйлар. Күчмә халыкларның диннәренә багышланган зал тирмә формасында эшләнгән. Ә православие залына иконалар ясауны сорап, Илдар Ханов энесенә үзе исән чагында ук мөрәҗәгать иткән була. Мәскәүдә 25 ел элек ясаган бу иконаларны Илгиз әфәнде бирегә урнаштырган.

Ислам залында Казан ханбикәсе Сөембикә картиналары белән Казан кызларының портретлары урнаштырылган. Илгиз Ханов үзе бу хакта менә нәрсәләр сөйләде: “Монда Казанның чибәр татар кызларын сурәтләп куйдым. Кеше рәсемнәрен ясарга ярамый, дип беркайда да язылмаган. Аллаһы Тәгаләнең рәсемен ясарга гына ярамый. Иран, фарсы миниатюраларында без бик матур рәсемнәр күрәбез. Ислам залында безнең 40 картина булырга тиеш. Хәзерге вакытта монда 26сы гына урнаштырылган, чөнки Мәскәүнең “Йолдызлы шәһәрчегендә” дә күргәзмәм бара, кайбер чибәр Казан кызларын шунда куеп торырга туры килде. ...Без татарларны Мәскәүдә бик сөеп бетермиләр, ә мин аларга протест йөзеннән үзебезнең ханбикә-Сөембикә портретлары ясый башладым. Татарның да бит үз мәдәнияты, тарихы бар. Моннан ике ел элек Сөембикәнең 500 еллыгы булып узды бит, менә шул уңайдан милләткә бүләк ясыйсым килде”.

Татарның Сөембикәсенә нисбәтле Илгиз Хановның үз риваяте бар. Имештер, Сөембикә манарадан сикергәч, 40 матур кызга әверелә... Рәссам  Казанга кайткач, рухланып, нәкъ шул кырык кыз портретын иҗат иткән дә инде. Бер ел дигәндә Ислам залында үз күргәзмәсен дә оештырып куя ул. Алар төрле, җыелма образда иҗат ителгән. Бу кызлар арасында Хановның әнисен дә күрергә мөмкин.

Казанга, туган нигезенә кайтып төпләнгәче, рәссам Мәскәүдә күп санлы иконалар язган. 80гә якын иконостасны бизәүдә катнашкан. “Әгәр дә рус нәселе исән булса, дөньяда татар да була. Әгәр дә рус калмаса, татар, башкорт, һ б милләтләр дә калмый. Казанга кайттым, ә монда беркем дә татарча сөйләшми, үзем дә онытканмын, аз-маз гына сөйләшәм. Мәскәүдә 15 яшьтән яши башладым. Ярты гасыр Мәскәүдә гомер иткәннән соң, туган нигезгә кайтырга туры килде. Һиндстан, Тибет, Камчаткада эшләдем. Татарстан белән элемтәне өзмәдем. Монда минем кызым,оныкларым яши,” -  ди әңгәмәдәшем.

- Илдар абый кебек кешеләр җир йөзенә сирәк туа. Беренчедән, акыллы, тәртипле, күп сөйләшми, кешеләрне яратты. Аларга булышып яшәде, күпләренә сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итте. Шуның өстәвенә, әле бик тыйнак иде. Юрганны беркайчан да үзенә тартмады. Һичкайчан тәмәке тартмады, начар кызлар белән йөрмәде. Ул һәрвакыт миңа үрнәк булды. Мине иҗатка ымсындыручы, киң сәнгать дөньясына алып чыгучы да ул булды. Алай гына да түгел, мине әни тапкан, ә менә Илдар минем тәрбиям белән шөгыльләнгән. Гаиләдә мин - төпчек бала. Иркәлиләр иде инде, шуңа да хәзер апаларым әйтеп куйгалый: “Иң яхшысы гел сиңа эләгә иде инде..." - дип сөйләп китте Илгиз абый.


Брежневны Илдар Ханов терелткән...

- Илгиз әфәнде, Илдар абый янына Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә дәваланырга килә торган иделәр. Дәвалау сәләте аңарда кечкенәдән бар идеме?

- Туганда ук, ул шул сыйфат белән туган, дип уйлыйм. Ләкин Совет чорында аны кешеләргә белгертергә ярамый иде, без аны сөйләп тә йөрмәдек, чит-ятларга сиздермәдек тә. Ул вакытта кешене төрмәгә утырту берни тормый иде бит. Чаллы шәһәрендә абыйның иҗат эшләре белән танышырга мөмкин. Гомумән, данлы КамАЗ аның ярдәме белән барлыкка килде. Л.И. Брежнев аракы күп эчкән вакытларда, аны Илдар абый терелткән. Россиянең данлыклы кешеләре белән аралашты, ярдәм итте ул аларга. Володя Высоцкий, Евгений Евтушенко һ.б. Таганка театрында бергә эшләгәннәр. Бу вакытта мин армиядә хезмәт итә идем.

- Барлык диннәрне бер түбә астына җыю идеясе Илдар абыйда ничек туды икән?

- Бу идея безнеке түгел, ул “һавада гизеп” йөргән иде. Һиндстан, Төркия Көньяк Африка һ.б.илләрдәге сәнгатьне Илдар укмаштырды (синтезировать итте). 1976 елларда ук инде бу идея җиһанга билгеле иде. Институтны тәмамлап өйгә кайткач, әни: “И-и, улым, капка җимерелгән, и улым, сарай ишелә”, - дигәч корыштыра башладык... Комплексның  хәзерге халәтенә килсәк, инде 6 залда җылылык бар. Электр белән җылытабыз, газ юк. Проект буенча ясалмаган дип, газны өзеп киттеләр... Илдар абый хыялындагы корылманың әлегә 40 проценты гына тормышка ашкан.  Абый  исән вакытта, биредә төрле кешеләр килеп кунак булып китә иде. Хәзер дә килүчеләр бар, ләкин Казаннан түгел, ә күбрәк чит өлкәләрдән, чит илләрдән.

- Илгиз абый, бу комплекска кем хуҗа соң?

- Аллаһы Тәгалә хуҗа! Минем нигез, әмма бу җирдә бернәрсә дә безнеке түгел, Аллаһ бирә, Аллаһ үзе ала да, юридик яктан минеке инде.

- Мәдәният министрлыгыннанүз карамакларына алырга дигән тәкъдим булмадымы соң?

- Аларга нигә кирәк ул?.. Бу бит - бик проблемалы корылма. Мәшәкате булмаса, әллә кайчан умырып алган булырлар иде инде. Бу хәлдә аның беркемгә дә кирәге юк. Ә халыкка кирәк, дип уйлыйм. Монда күз явын алырлык матур корылмаларны күреп киләләр, кызыксыналар, һәр кеше үз җанына якын почмак таба монда, күңелләрен бушатып китәләр. Самара, Ульяннан кадәр даими килүчеләр бар. Медитация дәресләре дә уздырам. Кешеләр үз-үзләрен савыктыра.

- 2017 елның апрель аендагы янгын корылмаларның ничә процентын юкка чыгарган?

- Илдарның китапханәсе, архивы, тулы итеп язылган автобиографиясе, эскизлары, кабул итү бүлмәсе, Курчак театры залы тулысынча янып бетте. “Прометей”, “Хиросима”хезмәтләрен, 1960 нчы елларда иҗат ителгән “кырыс стиль” картиналарын - тулаем 70ләп әсәрен ут йотты. Кайбер картиналарын күчермәләре буенча яңартып ясауга ирештек – кабат торгыздык. Монда сакланучы иҗатыннан 90 проценты юкка чыкты, корылманың 70 процентына зыян килде.


“Илгиз минем эшемне дәвам итәчәк...”

- Кемнән шикләнәсез?

- Ни әйтергә дә белмим. Бөтен Россияне тезләндерергә теләүчеләр. Ә Илдарның ярдәмчесе Мансурга нигә яндырырга кирәк булсын, ди? Ул бит монда 25 ел торган, Илдарны бик яратты. Аңа пәйгамбәргә караган кебек карый иде. Илдар вафат булгач, өзгәләнеп елады.

- Илдар абыйда алдан күрү сәләте бар иде. Үз үлеменнән соң булган буталчыкларны да сизгәндер бит инде ул?

- Ул миңа: “Илгиз, бу комплексны аякка бастыру сиңа кала, дия торган иде. Ә менә ул үлгәч, рәсми васыятьнамәнең юк икәне ачыкланды. Биш ел мин монда керә дә алмадым, зур акчалар хисабына племянницадан сатып алырга туры килде. Илдар исән чакта, бу сорауны үзенә дә биргән булганнар. Ә ул әйткән: “Илгиз барысын да башкарып чыгачак, ун мәртәбә яхшырак та булачак әле”, - дигән.

Аракчино бик популяр урын булачак

- Ханов янына төрле катлаулы чирле кешеләр савыгуга өметләнеп килә торган иделәр. Ә хәзер ничек?

- Хәзер җир йөзендә негатив күбәйде. Чирләр артуы да шуннан. Минем янга да Илдардан ярдәм күргән кешеләр килә. Әле шул көннәрдә бер хатын улын алып килгән иде. Ирем монда килгәч, менә инде 23 ел аракы эчми, улымны да дәвалый алмыйсызмы? - диде. Массаж ясадым. Илдар еш кына минем аркага кулын куеп: “Илгиз, синең барысы да яхшы булачак, барысын да булдырасың, нәкъ минем кебек үк,” - дип әйтә торган иде. Кечкенәдән үк кешеләрнең авыруларын да күрә иде ул. Әнигә дә дә әйтә торган булган: “Әни синең корсагыңда бәби бар,” - дип. (Карында мин булганмын). Илдар мине өч яшемнән карап үстереште.


Мин Илдарның “моторы” идем

Чаллыдагы Ватан-Ана һәйкәлен Илдар белән өч ай дигәндә ясап чыктык. Бөек Җиңүнең 30 еллыгына һәйкәл салырга тәкъдим иттеләр. Аның идеяләре көчле иде. Ә мин аның янында “мотор” булдым. Шактый әсәрләрне бергә иҗат иттек.

Эшлисе эшләр дә байтак әле. Ишекләрне куярга, тәрәзәләрне урнаштырырга кирәк. Заманча сәнгать залын ясыйсы бар, ул ике катлы итеп планлаштырыла иде. Бу тирәдә автостоянка булдыру да зарур. Бу гыйбадәтханә булмаячак. Монда төрле диннәр мәдәнияты белән таныштыра торган музей эшләячәк. Түбәне җылыту да мәслихәт. Шул максаттан, биш елда чиновникларга 25 хат юллаганмындыр. Хөкүмәтнең Илдар Ханов иҗатына салкын карашы җанны өшетә. Бик күп акча кирәк, ә акча юк... Бөтен дөньядан бирегә кешеләр килә, ә Казаннан килмиләр. Моны ничек аңларга? Кытай, немец журналистларын каршылыйбыз. Казаннан беркем юк, әйтерсең лә, без Казан кешесе түгел. Шәһәр хакимияте булышып җибәрсә дә, зыян итмәс иде үзе...

Әлбәттә, элегрәк бөтен нәрсә, руслар әйтмешли, “в шоколаде” иде. Мәскәүдә яшәдем, шунда иҗат иттем. Ләкин без татар кешесе, кан тарта, җан тарта. Комачауламасалар, Илдарның идеяләрен ике елда тормышка ашырып бетерергә мөмкин. 50 ел йога белән шөгыльләнәм. Монда бөтен дөньядан кеше агылачак, мин бу агымны хәтта бүгеннән үк күрәм дә. Бу бик популяр җир булачак. Россиядә генә түгел, бөтен мәдәниятны туплаган мондый корылма Җир шарында да юк. Мозаика, витраж сәнгате һ. б. гүзәллекләр бит монда! Аңлый белгән, кадерен белгән кешегә бу - гаять кадерле һәм истәлекле урын.

Сынчы, рәссам, фәлсәфәче, архитектор, Г.Тукай бүләге лауреаты Илдар Ханов 1940 елда Аракчино бистәсендә туган. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый. 1970 еллар башында ул Казанга кайта. Биредә күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музей һәм мәчет төзергә хыяллана. Әмма егет күпләр тарафыннан аңлау тапмый. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый башлый, дип искә ала замандашлары.

И.Ханов күпкырлы иҗади шәхес иде. 40 ел дәвамында ул 70тән артык скульптура һәм монумент-декорация әсәрләре, йөзләп картина ясаган. Бүген аның иң яхшы эшләре Россия музейларын, шулай ук Татарстанның күп шәһәрләренең урамнарын һәм мәйданнарын бизи.

Илдар Ханов 2010 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды.

Илдар Ханов 2013 елның 9 февралендә Мәскәү шәһәрендә дөнья куйды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100