Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимовның инстаграмдагы сәхифәсенә бер сәгатьтә 400 кеше язылган

Җырчы ике ел инстаграмсыз яшәгән.

news_top_970_100
Илдар Хәкимовның инстаграмдагы сәхифәсенә бер сәгатьтә 400 кеше язылган
«Татар-информ» архивы

Инстаграмда 50 мең язылучысы булуга карамастан, Илдар Хәкимов ике ел инстаграмдагы аккаунтына кермәгән булган. Ниһаять, җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә җан өргән.

Гүзәл Уразова сториста «иренең инстаграмга әйләнеп кайтуы һәм иң кызыклы вакыйгалар аның аккаунтында яктыртылачак» дип реклама биргән.

Бу рекламадан соң Илдар Хәкимовка бер сәгатьтә 400 кеше язылган. «Мин сиңа күпме тиеш инде хәзер», дип сораган Гүзәлдән Илдар. Җырчы хатынының нәрсә җавап бирүен фаразларга инстачыларны чакырган.

«Кызыл машина», «тагын бер бәби», «түләп бетерә алмассың», «бу хакта язып булмас, инстаграм алып атар», «400 мең сум», «400 гөлчәчәк», «кич сөйләшербез» кебек комментарийлар калдырган инстачылар.

Илдар Хәкимовның яңа куйган видеосын ике сәгатьтә 5 мең кеше караган.

«Бу яхшы инде», — дип бәя биргән хәләл җефете Гүзәл Уразова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100