Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Яңа ел төнендә телевизор каршында Scooter белән «балык сатып алган»

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Инстаграм битендә Scooter төркеменең "How much is the fish" дигән җырын урнаштырган һәм аның мәгънәсен «балык күпме тора» дип атаган. Әмма артистка бу җырның дөрес мәгънәсен аңламаган ахыры.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов Яңа ел төнендә телевизор каршында Scooter белән «балык сатып алган»
Салават Камалетдинов

Видеода Илдар Хәкимов Scooter төркеменең How much is the fish җырына бии һәм аны тәрҗемә итә. «Тәрҗемәсе — ничә сумнан балык? Биибез бергәләп» — ди ул.

Гүзәл Уразова да шушы ук тәрҗемәне кабатлап язган.

«Кичә «Дискотека - 90» карадык. Без үскәндә популяр булган группалар чыгыш ясадылар. Бу җырларга  рәхәтләнеп дискотекаларда бии идек! Шуларның берсе Scooter группасының «How much is the fish» җыры. Чынлыкта исә, балык күпме тора? дигән җыр булган», — дип язган Гүзәл Уразова.

Төркемнең иң популяр җырының әлеге сүзләрен сүз уйнату дип әйтеп була. Ул турыдан туры «Балык күпме тора» дип тәрҗемә ителсә дә, башка мәгънәләре дә бар — «Уңышка ирешүе ничек?» яки, контекстка карап, «Кызлар бармы?» дигәнне аңлата.

Җырның калган сүзләреннән һәм клибыннан чыгып караганда, композициядә балык тоту турында сүз бармый. Җыр уңышка ирешү турында.

20 ел элек чыккан җырдагы сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен бер генә кеше язган. Калганнар исә, гадәттәгечә, җырчыларның үзләрен «чәйнәүгә» күчкән.

«Брат интекмә, синнән булмый. Хатының белән тик йөр, ул сине ашата. Сиңа колхозда ат карарга» дип кимсетеп язган бер укучы. Гүзәл Уразова аңа каршы «Илдар булмаса, мондый мин дә булмас идем. Рәхмәт җаным сиңа. Без бергә, гомергә! Безне сындыра алмас язмыш җилләре. Яраткан кеше яратыр, күрә алмаганы көнләшер. Моңа без үзебезнең булуыбыз белән генә гаепле. Ә сез бәлки, Илдар кебек гомердә булдыра алмас идегез. Бәхетле булыгыз!» — дип җавап язган.

«Ник алай кимсетәсез, аңа ат караса да, сәхнәдә җырласа да килешә». «Син үзең нәрсәгә ирештең соң, «герой», дип язганнар аңа.

«Салган что-ли».

«Гел шул акча гына уегызда, сату-алу».

«Хатыннан уза алмый, юмор юк».

«Гел шушындый шаян телле бу Хәкимов».

«Нигә мондый колхозны челтәргә эләргә?»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100