Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов турында ун кызыклы факт

Җырчы турындагы мәгълуматларны ВКонтактедагы «Татар Эстрада» төркеменә сылтама белән Гүзәл Уразованың рәсми битендә язганнар.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов турында ун кызыклы факт
https://vk.com/urazova_official

«Кечкенә чагында Илдар әти-әниләре белән Кавказ якларында яшәгән һәм теле урысча ачылган.

Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар — иң өлкәне.

Алты яшеннән бирле җырлый.

Яраткан ризыгы — кыстыбый.

Тәүге автомобиле — «Москвич»

Чаңгы буенча икенче зурлар разрядын 9нчы сыйныфта укыганда ук ала. Биш чакрым араны унике минутта узган булган.

Тәүге эш урыны — Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.

Гүзәлгә биргән беренче бүләге — бала рәсеме төшкән открытка.

Гүзәлгә «бәбәем» дип эндәшә. Гүзәл аңа «җаным» ди.

Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры», — диелгән анда.

«Бәхетле гаилә булып шулай гомер итәргә язсын», «Искиткеч пар, балалары да матур», «Күзләр тимәсен үзегезгә», «Илдар чибәр инде ул, бөтен яктан да килгән кеше. Әнисе кеше баласы бәхете өчен үстергән аны. Илдар, әйберең булу белән генә түгел, рәхәте дә булсын, тормышың гел алга барсын», — дип теләкләрен җиткергән җырчы гаиләнең тугры тамашачысы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100