news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Әнвәр Нургалиевка кызыклы тәкъдим ясаган

Иҗади гаилә чираттагы очрашудан видео куйган.

news_top
Илдар Хәкимов Әнвәр Нургалиевка кызыклы тәкъдим ясаган
Владимир Васильев, Рамил Гали

Соңгы вакытта Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова төрле төбәкләрдә Әнвәр Нургалиев белән очраша башлаган. Иҗади гаилә чираттагы очрашудан кызыклы видео куйган.

Видео янына «Дуслар, әйдәгез әле, «Кайда карама Әнвәр» дигән җыр языйк әле», — дип язылган. Җырчылар Мәскәүдә «шабашка»да очрашкан.

«Сезнең дә концертлар юкмыни? Сезгә хәзер ял кирәк инде, күңелле мәшәкатьләрегез бар», — ди Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразованың бәби көтүенә ишарә ясап.

«Бәлки, син дә үзеңә мәшәкать эшләрсең», — дип шаярта Илдар Хәкимов.

«Белмим инде, кайтып сөйләшергә кирәк. Сезнең концертлар мәшәкатьләрдән соң, безнеке мәшәкатькә кадәр булыр әле», — ди Башкортстан җырчысы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар