Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов «никахсыз туган улын» күрсәтте

«Бер тамчы да охшамаган», — дип нәтиҗә ясаган Илдарның виртуаль дуслары.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов «никахсыз туган улын» күрсәтте
Владимир Васильев

Учалыдагы концертлары вакытында Илдар Хәкимов тамашачыларга үзенең «никахсыз туган улын» күрсәткән.

«Ике ел элек Башкортстанда бер сүз чыккан иде. Имеш, Илдар Хәкимовның никахтан тыш туган малае бар икән. Ул Уфада яши икән. Илдар моны Гүзәлдән яшереп йөрткән дип сөйләп алдылар. Мин инде ул сорауны тиз генә ябарга тырыштым. Ни өчен дигәндә, ул миңа да, «малай»га да кирәкми. Дуслар, шуны әйтәсем килә, тагын шул сүзне ишетсәгез, ышанмагыз. Ул малай миңа охшаган, әмма ул минеке түгел.

Мин ул малайны бүген Уфадан Учалыга алып килдем. Улым, чык әле. Ильяс Хәкимов, әй лә, Ильяс Батыргариев», — дип таныштырган ул халыкны танылган башкорт блогеры, телевизион тапшырулар алып баручы «улы» Ильяс белән. «Охшаганмы миңа, юкмы?» — дип тә сораган.

«Бер тамчы да охшамаган», — дип нәтиҗә ясаган Илдар белән Гүзәлнең ВКонтакте челтәрендә утыручы күпчелек дуслары. «Бу бит төньяк-көнбатыш башкортларны эзләп йөрүче Камыр батыр», «ДНК ясамыйча белә торган түгел монда», — дип тә язганнар.

«Ярар, Гүзәлгә тиклем булса, берни түгел. Хәләл җефетеңә генә хыянәт итмә, дустым», — дип акыллы киңәшен калдырган берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100