Илдар Хәкимов клип төшергәндә егылып төшеп имгәнгән
Татар эстрадасы җырчысы Илдар Хәкимов клип төшергәндә егылып, имгәнгән. Бу хакта аның хәләл җефете, җырчы Гүзәл Уразова Инстаграм битендә хәбәр итте.
"Кадерле тамашачыларыбыз, дусларыбыз. Бүген интернет челтәрендә чыккан хәбәрдән соң бик күп шалтыраттылар... Илдарның хәлен сорыйлар. Бүген инде яхшырак. 15 ел бергә, кулга-кул тотынып эшләп, беренче тапкыр сәхнәгә үзем генә чыктым. Кукмара концертында тамашачыларга Илдарның концертта була алмавын аңлатып киттем. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Кем уйлаган, көтмәгәндә, клип төшергәндә егылып төшеп җәрәхәтләнер дип. Әйтәләр бит, егыласыңны белгән булсаң, мендәр салып куяр идең дип. Ходай кушмасын берсенә дә. Газап чикмәгез, сак булыгыз.
Илдар бирешми, озакламый сәхнәгә чыгам ди. Савыгуыңны көтәбез, җаным!", - дип язган Гүзәл Уразова.