Илдар Хәкимов чит кызлар кочаклап йөргән
Инстачылар, көлеп, Илдар Хәкимовны болай шаяруларның начар бетәчәге турында кисәткән.
Илдар Хәкимов стюардесса кызны кочаклап төшкән фотосын инстаграмга куеп: «Кайсы каенда, кайсы син — аералмый тик торам. Ялгыш бер кызны кочканмын, мин аны син дип торам, валлаhи. Мужиклар, каеннарны бутамагыз», — дип язып куйган.
Бу фото астында хатыны Гүзәл Уразова аңа: «Ну-ка!» — дип кисәтү ясаган. Әле ярый бу кыз кәгазь маникен гына булып чыккан. Алайса «ну-ка» сүзе белән генә котыла алмас иде Илдар Хәкимов. Инстаграм дуслары да артистка шул турыда язганнар.
«Кайткач чәй эчерәләр икән, брат»;
«Шаярма-а-а, Илдар Равилевич»;
«Әле кулын күлмәгеңә тыккан бит, вәт син, ә»;
«Җайлабрак. Мондый шаяртуларның начар бетүе бар», — дигәннәр.
Бер кыз җырчыдан: «1 мартта булачак концертыгызга билет алдым. Миңа лайклар куегыз, инде дүртенче нче ел сезнең концертка эләгә алмыйм. Дүртенче ел! гел күчерәләр», — дип язган.
«Кайда күчерәләр? Сез безне башка бер артист белән бутыйсыз, ахры», — дип җавап кайтарган аңа Илдар, Тямаевны күз уңында тотып булса кирәк.
«Югары Яркәйдә», — дип язган инстачы.