Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың кече кызлары кулына чүкеч тотып тәпи киткән
Бәләкәчнең әнисе бу хакта инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.
Иҗади гаилә Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың кече кызлары Ариана тәпи киткән.
Бәләкәчнең әнисе куйган видеода күренгәнчә, Ариана кулына уенчык чүкеч һәм Юла уенчыгы тоткан да, ныклы адымнар белән бүлмәдән бүлмәгә йөри.
Инстачылар иҗади гаиләнең шатлыгын уртаклашкан, бәләкәчнең «армый-талмый» йөрүен теләгән.