Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов туган телләрне укыту турындагы закон проекты турында: "Бу рәвештә ул беренче укылышка куела алмый"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертергә, милли телләрне өйрәнүне укучыларның үз иркенә калдырырга тәкъдим иткән закон проекты тирәсендә туган киеренке вәзгыять 24 май көнне РФ Президенты Администрациясендә каралды. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га әлеге киңәшмәнең нәтиҗәләре, тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең мәгънәсе, туган телләрне өйрәнү өлкәсендәге вәзгыятькә аңлатма бирде.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов туган телләрне укыту турындагы закон проекты турында: "Бу рәвештә ул беренче укылышка куела алмый"

Киңәшмәдә закон проектын тәкъдим итүчеләр дә катнашкан

“Мәскәүдә Россия Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсендә узган киңәшмәдә Россия Хөкүмәте, Мәгариф министрлыгы, Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, милли төбәкләр вәкилләре, депутатлар һәм әлеге закон проектын тәкъдим итүчеләр дә катнашты”, - дип хәбәр итте Илдар Гыйльметдинов.

Җәмәгатьчелектә, милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда да кискен яңгыраш алган әлеге закон проектының авторлары – Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев.

“Әгәр бу закон проекты кабул ителсә, мәгариф системасында туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге турында бөтенләй онытырга туры киләчәк. Моны бөтенесе дә аңлый”, - диде депутат.

“Закон проекты бу рәвешле кабул ителә алмый”

“Бу закон проектының авторлары ике бурычны күз уңында тоткан. Беренчесе – мәктәптә баланың “туган тел” дәресен сайлау хокукын тәэмин итү. Дөрестән дә, бүген телләрне көчләп өйрәтеп булмый, без үзебез дә моңа инандык. Икенчесе – бу закон проектын төзегән депутатлар туган тел дәресләрен укыту планының мәҗбүри булган базис өлешеннән бөтенләй төшереп калдырырга тәкъдим иткән. Мәктәпнең мәҗбүри укыту планы дигәндә, көчләп укыту турында сүз бармый. Ул – Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту программаларының төрле вариантлары нигезендә уку-укыту процессын формалаштыру, шул исәптән, фәннәрне һәм аларның күләмен, укытучыларны билгеләү, дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итү һ.б. Ә закон проекты авторлары туган тел дәресләрен шушы базис планнан чыгарып, аны вариатив өлешкә калдырырга тәкъдим иткән”, - дип Илдар Гыйльметдинов закон проектының ни сәбәпле туган телләргә куркыныч тудыруын аңлатты.

“Вариатив өлешне исә ата-аналарның теләген исәпкә алып, мәктәп үзе хәл итә. Укыту планының вариантларына карап, андый дәресләр, мәсәлән, башлангыч сыйныфта 1 сәгать, хәтта 0,5 сәгать тә булырга мөмкин. Өлкән сыйныфларда – 2 сәгать. Гадәттә, бу сәгатьләрне мәктәп аеруча көчәйтергә теләгән фәннәргә өсти. Мәсәлән, бу сәгатьләрнең 85 процентын өлкән сыйныфларда имтиханнарга әзерләнер өчен рус теле, алгебра, физика, химия, җәмгыять белеме кебек фәннәргә бирәләр. Әйтик, башлангыч сыйныфта, ата-аналар белән килешеп, робототехника дәресләрен керткән очраклар бар. Димәк, шушы 1-2 сәгать туган телләрнең язмышын хәл итәргә тиеш булачак. Без хәтта чит дәүләтнең теле булган инглиз телен дә мәҗбүри укыту планы буенча атнасына күбрәк укытабыз”, - диде комитет җитәкчесе.

“Татарстан депутатлары, мәгълүм булганча, әлеге закон проектын хупламады. Без үз позициябезне, закон проекты эчтәлеге белән килешмәвебез турында фикерләрне киңәшмәдә җиткердек. Безне ишеттеләр. Хәзер эшче төркем оештырылды. Аның составына милли республикалар, Мәгариф министрлыгы вәкилләре җәлеп ителде. Закон проектын каршылыклар тудырмаслык итеп эшләп бетерергә тәкъдимнәр әзерләү бурычы куелды. Вакыт әле бар. Иң мөһиме – закон проекты бу хәлендә беренче укылышка куелырга тиеш түгел дигән аңлауга ирештек”, - дип ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.

Туган телләрне үстерүгә ярдәм итү өчен федераль фонд төзеләчәк

Киңәшмәдә яңа закон проекты гына түгел, гомумән, мәгариф системасында туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча фикер алышу булган. Россиядә туган телләрне яклау һәм саклау максатында махсус федераль фонд оештыру зарурлыгы турында да әйтелде, дип сөйләде депутат.

“Бүгенге көндә Россиянең мәгариф системасында укытыла торган 30лап телнең җидесендә генә дәреслекләре Федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән, ягъни рәсми рөхсәт алган. Һәм, әйтергә кирәк, татар теленең генә I сыйныфтан башлап IX сыйныфка кадәр бөтен дәреслекләре дә бар. Башкаларда ул кадәр дәрәҗәдә түгел. Ә кайбер милләтләрнең телләрен укыту буенча бөтенләй дәреслекләре юк”, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Уку йортларында федераль реестрда теркәлмәгән дәреслекләрдән укытырга ярамый.

Комитет җитәкчесе ассызыклаганча, Россиядә туган телләрне саклау буенча махсус федераль фонд төзү тәкъдиме бик актуаль. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәргә мөмкин.


Республикаларның милли телләре турында

Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, бүген республикаларның дәүләт телләре статусына бәйле юридик каршылыклар да бар. Аларның статусы федераль һәм республика законнарында язылса да, алар белем бирү системасына кертелмәгән. "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары да, алар нигезендә төзелгән укыту программалары да юк. Эшче төркем киләчәктә шушы мәсьәләне дә өйрәнер дип өметләнәм”, - диде Милләтләр эшләре комитеты рәисе.

Федераль белем бирү стандартлары камилләшергә тиеш

“Татарстанны кайвакыт федераль законнарны бозган төбәк итеп мисалга китерәләр. 2017/2018нче уку елында прокуратура һәм Федераль мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең барлык күрсәтмәләре үтәлде”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Милләтләр эшләре буенча комитет җитәкчесе РФ Мәгариф министрлыгы 2015 елда раслап, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча тәкъдим иткән укыту программасында төрле вариантлар барлыгын, һәм аларның кайберләре туган телләрне өйрәнергә мөмкинлекләр тудыруын искәртте.

“Сайлау мөмкинлеге бар. Укыту программасының вариантын, үз мөмкинчелекләреннән чыгып, мәктәп сайлый. Төбәк тә, Россия Мәгариф министрлыгы да, Татарстанның Мәгариф министрлыгы да түгел, ә белем бирү оешмасы. Һәр очрак өчен якынча программалар бар. Сайлыйсың да укыйсың. Ике вариантта туган тел һәм әдәбиятны башлангыч сыйныфларда да, өлкән сыйныфларда да укырга була. Киләчәктә дә Мәгариф министрлыгы яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары төзеп тәкъдим иткәндә тупланган тәҗрибә һәм алымнар исәпкә алыныр, туган телләрне укыту мәҗбүри өлешендә калыр дип өметләнәм”, - диде депутат.

"Татар телен белергә кирәк"

Илдар Гыйльметдинов балаларга татар теле нигә кирәк, аның киләчәген күрмибез, дип әйткән ата-аналарга мөрәҗәгать итте. "Мисал китерәм. Бәлки миңа мәктәптә укыган химия, бәлки башка фәннәр ярдәм итмәгәндер. Әмма мин совет чорында ВЛКСМның Актаныш райкомы беренче сәркатибе вазифасын башкарганда (анда халыкның 99,9 проценты татарлар һәм бөтен эшчәнлек татар телендә алып барыла иде) әгәр мин телне белмәсәм, анда эшли алмаган булыр идем. Мине сайламаган булырлар иде һәм карьерам да, бәлки, башкача булыр иде. Мондый мисалларны күп китерә алам. Бүген татар телен белүем миңа Дәүләт Думасында эшләгәндә Төркия, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдәге парламентлардан хезмәттәшләрем белән аралашырга, сәяси мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бәлки бөтен балалар да дипломат, депутат булмас, ләкин бездә татар телендә сөйләшүче кешеләр күп, шуңа күрә татар телен белү зур плюс. Бу яктан караганда, әлеге мәсьәләгә ике төрле фикер була да алмый. Аның бабаларыбыз теле икәнен дә искә төшерү артык. Телнең кирәге чыкмаячак дип сөйләү – бу сүз генә", - дип белдерде депутат.

"Әлбәттә, бүген без, Татарстанның Мәгариф министрлыгы, мөгаллимнәр, татар телен укытуны, дәреслекләр һәм программаларны яңадан карарга тиешбез. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда. Балаларның грамматика белән башын катырмаска. Укыту җиңел, бәлки уен формасында булырга тиеш. Чөнки нәкъ шушы яктан дәгъвалар күп булган иде. Бүген бу юнәлештә эш алып барыла, якын киләчәктә яңа методика һәм дәреслекләр күрербез", - диде Илдар Гыйльметдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100