Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов: Телләр турындагы законның, ким дигәндә, җиде яхшы ягы бар

Дәүләт Думасы туган телләрне өйрәнү турындагы законны кабул иткәннән соң милли республикаларга нинди мөмкинлекләр ачыла? Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы Илдар Гыйльметдинов яңа законның яхшы якларын санап чыкты.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов: Телләр турындагы законның, ким дигәндә, җиде яхшы ягы бар

Президент туган телне сайлау мөмкинлеген бирергә кушты – закон проекты моны үтәде

Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта туган телләр турындагы закон проектын кабул итте. Законда мәктәп укучыларына “РФ халыклары телләре арасыннан туган телләрендә уку мөмкинлеге, РФ республикаларының дәүләт телләрен, РФ халыклары телләре арасыннан туган телләрен, шул исәптән туган тел буларак рус телен дә өйрәнергә мөмкинлек бирелә”, - диелгән.

Болай иткәч, укучы һәм аның ата-анасының мәктәптә туган тел буларак өйрәнәчәк телне “ирекле сайлау” мөмкинлеге туа. Моның өчен балаларны мәктәпкәчә, урта башлангыч һәм төп урта белем бирү программаларына кабул иткәндә яки күчергәндә гариза язарга кирәк була. Моннан кала, “Туган тел” предметы кысаларында өйрәнү өчен рус телен дә сайларга мөмкин.

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы Илдар Гыйльметдинов законның беренче яхшы ягын билгеләп үтә: закон прокты РФ Президенты Владмир Путинның йөкләмәсен тулысы белән үти һәм мәктәп укучыларына, ата-аналарга туган тел буларак кайсы телне өйрәнергә икәнен сайларга мөмкинлек бирә.

“Сүз бит яхшы яклары турында да, начар яклары турында да түгел. Закон проектының тарихына кайтсак, Йошкар-Оладагы киңәшмәдән соң Президентның йөкләмәсе булды. Үзләре өчен туган тел булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итүләреннән зарланып, укучылар һәм ата-аналардан күпсанлы шикаятьләр килде. Шуннан соң Президент ата-аналар һәм укучыларга “Туган тел” предметы кысаларында өйрәнергә теләгән телне үзләренә сайларга мөмкинлек тудырырга кушты. Бу йөкләмә әлеге закон проектында үтәлде”, - дип аңлатты парламентарий.

Милли республикаларның төп җиңүе – туган тел мәҗбүри өлештә кала

Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, закон проекты бу якны гына җайга салмыйча, башка мәсьәләләрне дә чишә. Бу аның икенче уңай ягы булып тора. Документта туган телне өйрәнү белем бирү процессының мәҗбүри өлешендә кала, диелгән. Искәртеп китик, документны Думага керткән депутатлар туган телне “вариатив өлеш” дип аталган урынга күчерергә тәкъдим иткән иделәр, бу өлештә нинди предметлар укытыласын белем бирү оешмалары үзләре хәл итә.

“Закон проекты беренче укылышта туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәнүне уку процессының вариатив өлешенә кертә иде. Бу безне канәгатьләндермәде, шуңа күрә закон проектының ахыргы вариантында бу нормалар юк. Туган тел белем бирү программасының мәҗбүри өлешендә кала. Бары 2017-2018 нче елларда сынап каралган норма гына тормышка ашырылган. Ата-аналар гариза яза, бу гаризада алар “туган тел” предметы кысаларында уку өчен нинди тел сайлауларын күрсәтә – рус теле буламы ул, татар яки чуаш телеме”, - ди Гыйльметдинов.

Закон туган телне ирекле сайлау мөмкинлеген элек тә бирә иде, хәзер бу мәгариф турындагы законга да язылып, беркетелеп куелды. Мөгаен, моны әле генә кабул ителгән документның өченче уңай ягы дип санарга буладыр.

Парламентарий сүзләренә караганда, закон проекты киләчәктә күп мөмкинлекләр ачачак. Мәсәлән, туган телләрне өйрәнү концепциясен эшләү бурычы куелган – дүртенче плюс.

“Федераль дәрәҗәдә туган телләрне өйрәнүнең бөтен принциплары һәм бу мәсьәләгә якын килү юллары күрсәтелгән документ булдырылачак”, - диде Гыйльметдинов.

Бишенче плюс – дәүләт телләрен өйрәнү буенча федераль дәүләт стандарты булдырылачак. Бу закон проекты нигезендә Россия мәгърифәт министрлыгы яңа буын стандартлар һәм белем бирү программалары эшләячәк.

Закон прокты Туган телләрне саклау Фонды булдыруга китерәчәк

Туган телләр турындагы закон проекты өстендә эшләү илдә милли телләргә булышлык күрсәтүче фонд җитмәгәнлеген аңларга ярдәм итте.

“Алтынчы плюс – туган телләргә ярдәм итү һәм аларны саклау өчен махсус Федераль фонд булдырылачак. Бу Татарстан өчен дә мөһим, чөнки безнең республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез күп. Әгәр бүген Татарстан үз көче белән генә аларны программ документлар, дәреслек, ярдәмлекләр белән тәэмин итеп килсә, без киләчәктә федераль фонд булышлык күрсәтеп, дәреслекләр һәм кадрлар әзерләргә дә ярдәм итәр, дип өметләнәбез”, - дип билгеләп узды парламентарий.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәүче татар телле мәктәп укучылары өчен укытучылар әзерләүдә зур кыенлыклар бар.

“Гел генә кешеләрне Казанга китереп, кадрларны монда әзерләп тә булмый. Без фонд аша татар теле буенча педагогларны урыннарда әзерләү мөмкинлекләре эзләячәкбез”, - диде Гыйльметдинов.

Ул шулай ук фондның Россия Президенты указы белән булдырылачагын өстәде, хәзер тиешле документлар, устав әзерләнә.

Закон проектының иң соңгы, җиденче яхшы ягы – хәзер берьюлы берничә оешма туган телләрне читтән торып өйрәнү юнәлешендә эшләячәк, дип билгеләп үтте депутат.

“Бу закон проекты кысаларында без, бала кайда яшәвенә дә карамастан, аңа туган телләрне укуны ничек итеп гарантияләргә, дип уйлаячакбыз. Мәсәлән, ул татар телен республикада укыган ди, аннары Ивановога күчкән. Аңа анда мәгариф системасы ул мөмкинлекне бирә алмый. Анда сыйныф булдыру өчен дәреслекләр дә, укытучылар да юк. Балага нишләргә? Бу турыда Мәгърифәт министрлыгы, туган телләргә ярдәм итү фонды белән берлектә уйларга кирәк, читтән торып уку механизмын эшләтеп җибәрергә. Мисал өчен, татар теленә өйрәтүче "Ана теле" online-мәктәбе үрнәгендә», - дип сөйләде Гыйльметдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100