Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов ни өчен «Президент» атамасын яклап тавыш бирмәгәнен аңлатты

Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов Татарстандагы иң төп вазифаны «Президент» дип атауны яклап тавыш бирүне кирәк дип тапмаган.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов ни өчен «Президент» атамасын яклап тавыш бирмәгәнен аңлатты
"Татар-информ" архивы

Бүген Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын «Президент» дип атауга каршы законны беренче укылышта кабул итте. 317 депутат бу законны яклаган, 66 каршы чыккан, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәткән.

Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның күпчелеге Президент дип атауны яклап тавыш биргән. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), хәзер комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов чыгышларында Татарстанны һәм милләтне яклаучы итеп күрсәтә. Ул бу тавыш бирүгә битарафлык күрсәткән — якламаган да, каршы да тавыш бирмәгән. Шул сәбәпле, аннан ни өчен бу рәвешчә тавыш бирүенә аңлатма сорадык.

— Катнашмадым, кирәк дип тапмадым, бу закон проектын карарга дип тавыш бирмәдем. Кемдер каршы тавыш бирде, кемдер яклады, кемдер катнашмады. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде, — диде Илдар Гыйльметдинов, үз позициягезне аңлатыгыз дигән сорауга. Сорауны «Сез Президент атамасына каршымыни?» дип тәгаенләдек. Ул барыбер бу сорауга туры җавап бирмәде — яклап тавыш бирмәгәнмен икән, димәк, каршы түгел дигән фикер әйтте.

— Президент атамасы булырга тиеш түгел дигән закон 2015 елда ук кабул ителде, сез шул турыда беләсезме? Мин закон проектын яклап тавыш бирмәдем. Якламыйм дигән сүз, — диде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстаннан калган депутатларның ничек тавыш бирүе — сылтамада.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бу закон проектына каршы тавыш биргән иде. Шулай ук Төмән, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округлары башлыклары да бу закон проектына каршы тавыш бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100