Алып баручы, җырчы Илдар Җамалиев икенче тапкыр әти булган. Ул сөенече белән инстаграмда уртаклаша. Җырчы хатыны Чулпанга рәхмәт сүзләре яза. «Яраттым, яратам һәм яратачакмын», — ди ул.
Җырчыны улы туу белән сәхнәдәшләре Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу Фазлыева, Салават Миннеханов, Әбри Хәбриев, Илгәрәй һәм башкалар тәбрик иткән. Җылы котлауларга инстачылар да кушылган.
Илдар Җамалиевның әнисе дә комментарий калдырган. «Балаларыбыз! Чын күнелдән улыбыз туу белэн котлыйбыз! Бәхетле сабый булсын! Үзегез дэ сәламәт, тигез булыгыз! Тагын онык бүләк итүегез өчен бик зур рәхмәт». — дигән бәхетле әби.
Илдар һәм Чулпан Җамалиевларның Нурсолтан исемле уллары бар. Хәзер гаилә тагын да түгәрәкләнде.
Илдар Җамалиевның улы Элвин Грейга пародия ясаган — видео