Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдә «хезмәт хаклары революциясе» башлана, һәм арзан хезмәт бетәчәк

Россиядә «хезмәт хаклары революциясе» башлана, дип раслый Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге икътисадчысы Дмитрий Белоусов. Хәрбиләргә зур акчалар түләү базар өчен яңа ориентирлар билгели һәм арзан хезмәткә ризалашырга әзер булучылар санын киметә.

news_top_970_100
Илдә «хезмәт хаклары революциясе» башлана, һәм арзан хезмәт бетәчәк
Фото: © «Татар-информ»

Махсус хәрби операция Россиядә «хезмәт хаклары революциясе» башлануын якынлаштырырга мөмкин, ди Макроикътисади анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәгенең макроикътисади процессларны анализлау һәм фаразлау юнәлеше җитәкчесе Дмитрий Белоусов «2023 елда һәм 2024 ел башында икътисад ничек үсеш алды» дигән аналитик язмасында.

Хәрби операциядә катнашып, югары түләүләр алучы хәрбиләр элеккеге эш урыннарына кире кайтмаячак, ди Белоусов. Нәтиҗәдә, икътисад яңа тренд белән очрашачак – халык түбән түләүле хезмәткә ризалашмаячак.

Арзан хезмәт бетәчәк

Эшкә сәләтле гражданнарның Кораллы Көчләргә килүе һәм саклану производстволарын көчәйтү нәтиҗәсендә, күп еллар экспертлар көткән «хезмәт хаклары революциясе» башланып килә, диелә докладта.

«Хәрбиләргә югары түләүләр бирелү хезмәт базары өчен автомат рәвештә ориентир билгели», – диелә анда.

Моны статистикадан да күрергә мөмкин: 2023 ел нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хаклары 7,8 процентка арткан, һәм үсеш темпы кварталдан кварталга тотрыксыз булса да, ул гомуми икътисади динамиканы узып киткән (реаль ВВП 3,6 процентка үскән). Халыкның реаль керемнәре 5,4 процентка, товарлар һәм хезмәтләр куллану 5,9 процентка артты, дип яза Белоусов.

Шул ук вакытта, хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң да хезмәт базары өчен бу фактор сакланачак, ди икътисадчы.

«Аена 200 мең сум һәм аннан да күбрәк акча алган хәрбиләр аена 50-60 мең сум хезмәт хакы тәкъдим иткән «иске» эш урыннарына кире кайтмаячак һәм үзләренең яңа социаль статусына туры килгән эш эзләячәкләр», – дип саный ул.

Реаль секторда эшләүчеләрнең «арзан хезмәткә» риза булмавы, территориаль яктан да бер урынга бәйле булмавы икътисадны яңа алымнар эзләргә мәҗбүр итәчәк. «Нәтиҗәдә җитештерүне технологик модернизацияләүгә, роботлаштыруга, мәшгульләрне һөнәри яктан яңадан әзерләүгә көчле стимул барлыкка килүен көтәргә була», – ди эксперт.

Белгечләр әйтүенчә, яңа технологияләрне, шул исәптән ясалма интеллектны киң кулланышка кертү хезмәт базарына төрлечә йогынты ясаячак. Бер яктан, хезмәт җитештерүчәнлеге берничә тапкыр артырга мөмкин, икенче яктан, эш урыннарының бер өлеше югалачак.

2010 елда икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Кристофер Писсаридес, IT тармакның билгеле бер өлкәләрендә эшләүче хезмәткәрләр ясалма интеллектны алга сөреп, үз куллары белән «үз-үзләрен бетерү орлыклары»н чәчә, нәтиҗәдә бу аларны эшсез калдырырга мөмкин, дип кисәткән иде.

Идарә итү, иҗади һәм эмпатик күнекмәләр, шул исәптән коммуникация, клиентларга хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эш урыннары булачак, чөнки аларны технологияләр белән алмаштырып бетереп булмый, ди ул. Ясалма интеллект дөньяда икътисади тигезсезлекнең үсүенә китереп, социаль киеренкелек тудырырга мөмкин, дип кисәтте Халыкара валюта фондының идарәче директоры Кристалина Георгиева.

2024 ел нәтиҗәләре буенча, реаль хезмәт хакының 3,1-3,5 процентка артуын көтәләр, бу, үз чиратында, реаль булган керемнәрнең 3-3,2 процентка артуын тәэмин итә ала.

Сораулар тәкъдимнәргә караганда кимрәк

«Хезмәт хаклары революциясе» этабы махсус хәрби операциягә кадәр берничә ел алдан башланган һәм кадрлар дефициты үсешеннән килеп чыккан иде, ди «hh.ru»ның хезмәт базары буенча баш эксперты Наталья Данина. Хезмәт хакы инструменты – персонал өчен каты конкуренция шартларында җәлеп итүчәнлекне арттыруның беренче һәм иң ачык ысулы, ди ул.

«hh.ru мәгълүматлары буенча, быел март аенда Россиядәге эш бирүчеләр тәкъдим иткән хезмәт хаклары соңгы берничә елда беренче тапкыр эш эзләүчеләр сораган хезмәт хакы күләменнән артып китте: 64 200 сум һәм 63 700 сум», – дип күрсәтте ул.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2024 елның беренче кварталында Россия компанияләренең хезмәткәрләр белән тәэмин ителеше күзәтүләр тарихындагы иң түбән күрсәткечкә төшкән. Февральдә эшсезлек дәрәҗәсе (иң актуаль мәгълүматлар) чираттагы тапкыр тарихи минимумны яңартты һәм 2,8 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте Росстат.

Шул ук вакытта хезмәт хаклары шактый артканнан соң бизнес 2024 елда персоналга чыгымнарны тагын да арттыру мөмкинлекләрен тыйнаграк бәяли, дип күрсәтә Үзәк банк апрель өчен «төбәк икътисады» докладында. Предприятиеләр арасында уздырылган яңа сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хезмәт хакларын ел ахырына кадәр сораштырылган компанияләрнең яртысыннан артыгы гына арттырырга планлаштыра.

Чыннан да, кешеләр төбәкләрдә хезмәт хаклары түбән булган эшкә урнашырга теләмәскә мөмкин, дип саный югары бизнес мәктәбенең оештыру тәртибе һәм кеше ресурслары белән идарә итү департаменты профессоры Елена Варшавская. Бу бигрәк тә кечкенә торак пунктларда хезмәт базарына басым ясаячак. Чөнки хәрбиләргә түләнә торган акча белән уртача хезмәт хаклары арасында бик зур аерма бар, ди ул, социаль киеренкелек ихтималы турында кисәтеп. Шул ук вакытта зур шәһәр агломерацияләре, шул исәптән Мәскәү, үзгәрешләрне сизмәячәк, ди эксперт.

Риск өчен түләү

Хәрби хәрәкәтләр барган зонадагы хәрбиләрнең хезмәт хаклары югары булу – бу рисклар өчен түләү, ди Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. Авыл хуҗалыгы төбәкләрендә хезмәт хаклары чагыштырмача түбән – аена 20-30 мең сум, ә хәрбиләргә бирелә торган түләүләр дистәләгән тапкыр күбрәк, һәм еш кына контракт төзү тиз табыш алу, гаиләгә ярдәм итү ысулына әверелә, дип фикер йөртә эксперт.

Кайбер кечкенә торак пунктларда бүгенге көндә кыйммәтле сатып алуларның артуы күзәтелә, шул исәптән фатирлар, ди Варшавская. «Әлегә алар [финанс яктан] җиңел сулап куйдылар. Кредитларын яптылар, финанс проблемаларын хәл иттеләр, кемдер ипотека алды», – ди ул.

Барысы да хәрби хәрәкәтләр зонасындагы эшнең гражданнар системасындагы эшләрдән катгый рәвештә аерылып торуын бик яхшы аңлый, ди Сафонов. Шуңа күрә хәрби хезмәттән кайткач, алар булган шартларга урнашырга мәҗбүр булачаклар, яки үз төбәкләрендәге хезмәт хаклары белән риза булмау эчке миграциягә китерергә мөмкин, дип фикер йөртә эксперт.

РБК сайтыннан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2024
    Исемсез
    Исэн сау кайтсыннар эле башта🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100