Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиләттең»: Лилия Хәйруллина яңа җырын тәкъдим итте

news_top_970_100
«Җиләттең»: Лилия Хәйруллина яңа җырын тәкъдим итте
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Җиләттең» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул аны татар рок төркеме «Gauga» белән яздырган. Җырның исемен аңламаучыларга ул «җиләттең» сүзенең мәгънәсе «надоел» икәнен аңлаткан.

«Синең өчен вакытым да бар,

Теләгем дә күп.

Онытылма … (бу сүзе аңлашылмый)

Йөрәгемне ал,

Күңелемә үт.

Синең өчен берни жәл түгел…» дип җырлый Хәйруллина.

  • Татарда мондый сүз юк дип уйлаучыларга: «Җиләтү» – аңлатмалы сүзлеккә кергән диалектакль сүз. Аның мәгънәсе – Берәр нәрсәне күп һәм еш кулланып туйдыру, тәмам биздерү. Русчасы «утомлять/утомить, изнурять/изнурить, изматывать/измотать, надоесть, наскучить»

«Лилия, син – ут», «Мегатекә» булган», «Афәрин», «Шәп булган бу», – дип, җырчыны канатландырган тыңлаучылары.

«Берәр сериал төшерергә кирәк инде, бу җыр саунтрек булсын өчен», – дип язучыга: «Миңа бу фикер ошый», – дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100