news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җиләксез каласың, дигәч...» - Җәвит Шакиров, маҗараларга юлыгып, урманга барган

news_top

Юмор остасы Җәвит Шакиров 3 чиләк каен җиләге җыеп алып кайткан. Ләкин җиләккә бару юлы шактый маҗаралы булып чыккан. Бу хакта Җәвит Шакиров үзенең сәхифәсендә сөйләгән.

«Дуслар, кеше «җиләк бетә, җиләксез каласың» дигәч, бүген иртәнге дүрттә торып җиләккә бардым, маҗараларга очрап. Йокы аралаш телефон өйдә, документлар чалбар кесәсендә калган. Иске чалбарны киеп чыгып киткәнмен. Ярты юлда ГАИ туктатты. Ярый, танып җибәрде инде. «Җәвит абый, нишләп йөрисең документларсыз?» – ди. Җиләккә барам дигәнемә ышанмыйлар. Мин бит җиләкне ел саен, традиция бозмыйча, үзем барып, үз кулларым белән җыеп алып кайтам», – дигән артист.

Җәвит Шакиров чиләк-чиләк җәй нигъмәтләрен да күрсәткән. «Хәзер ял итеп, сезгә шушы видеоны төшерәм. Ай, малай, телефонны сагынганмын», – ди ул.

Артистның язылучылары моның кадәр җиләк күреп шаккаткан. Бөтенесе җиләкнең урынын сорый, «маладис» дип мактый үзен. Дөрес, моның кадәр җиләкне берүзең җыю мөмкин түгел, дигән фикердәгеләр дә бар. Алар: «Минем үз гомеремдә дә моның кадәр каен җиләге җыйганым юк», «Берүзегез генә җыймагансыз», «Юлда сатучылардан алгансың», – дип язып калдырганнар.

Сез каен җиләге җыйдыгызмы инде?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар