news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
news_top
Җиләкле сагыш
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Җир җиләге җыя торган вакыт. Беренче җиләкне бабай авыз иттерә. Дүрт бәйләм җыеп кайта. Өчесе безгә – малаеның өч баласына, берсе – әбигә.

«Әле пешеп кенә килә, утырып кына җыя торган урынга алып барырмын», – ди. Әби белән икебезне наратлык аланына алып бара. Әби белән кырын ятып җиләк җыябыз. Аннары Казандагы апаларга хәбәр салабыз. Утырып барырга йомшак булсын дип, бабай ат арбасына апалар киеп үскән пәлтәләрне сала. Ат арбасына чак сыешабыз.

«Бу юлы бигрәк күп булдыгыз, печән аз сыя инде», – ди бабай. Әллә печән аз кайтканга борчыла, әллә балалары белән оныклары күп кайтканга шатланып әйтә.

Кәзгә эләгеп сикергән арбада, көлешеп-шаярышып, җиләккә барабыз. Аннары без, бала-чага, атта озаграк утырып бару өчен, җиләк аланының ераграк булуын тели идек. Аланлык безнең белән тула. Ул атын агач күләгәсенә бәйләп куя да кул чалгысы белән чаж-чож печән чаба, ә без җиләк җыябыз. Бераздан бабай тикшерергә килә, чиләкләргә күз сала. Мактап вә үсендереп куя, кайбер оныкларын «җыймагансың» дип шелтәләп тә ала.

«Ярый, чиләкләрегезне тутырыгыз инде, мин печән төйи торам», – дип китеп бара. Аннары килә дә: «Атны кигәвен тешли, азаплап булмый инде, җыеныгыз, балалар», – ди. Арбада – печән, аның өстендә пәлтәләр, биек вә йомшак. Атны кигәвеннәр уратып алган, тешлиләр бичараны. Ат авыртуга чыдый алмый кешнәп куя һәм кушаяклап чаба. Ә безгә кызык, арбада сикерешеп куябыз, шаркылдап көлешәбез.

Кайтып җиттек. «Тырр!» «Тырр!» Бабай ат арбасыннан беренче сикереп төшә дә оныкларын арбадан күтәреп ала. Табигатьтә йөреп тамак ачкан, ә өйдә – әби пешергән кәбестә яки умач ашы, мич коймагы исе...

Аннары кич капка төбенә чыгып утырып, апалар җиләк чистарта, узган бер кеше тукталып хәл белешә, җиләк урынын сорый. Авыл урамында тыз-быз кеше йөреп торган вакытлар...

Бабайның вафатына – 20 ел, әби арабыздан киткәнгә 15 ел инде, ә алар калдырган традиция дәвам итә. Һәр елны аларның шәһәрдәге 60-70 яшьлек кызлары һәм 35-40 яшьлек оныклары, берсеннән-берсе кечкенә оныкчыклары җиләк җыярга кайта. Бабай күрсәтеп калдырган аланлык аның нәселе белән тула. Бергәләшеп, җиләк җыя-җыя, әби-бабай белән бәйле хатирәләрне барлыйбыз...

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар