Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләкле йогуртлы торт рецепты

news_top_970_100
Җиләкле йогуртлы торт рецепты
Фото: Ләйсән Рәхмәтуллина

Сезонлы җиләкләрдән тиз пешерелә торган торт рецептын тәкъдим итәбез.

Бисквит өчен кирәкле ингредиентлар: 3 йомырка, 125 г шикәр комы, 65 г кайнар су, 6 г көпшәкләгеч (разрыхлитель), бераз тоз, 80 г он, 35 г кукуруз крахмалы.

Йомырканың агын сарысыннан аерып, бер чеметем тоз, 75 г шикәр комы белән ак күбек булганчы яхшылап күпертәбез. Йомырканың сарысын күпергәнче 50 г шикәр комы белән болгатабыз. Масса 2-3 тапкырга артырга тиеш.

Он, көпшәкләгеч, кукуруз крахмалын бергә салып болгатырга кирәк. Йомырка сарысына коры ингредиентларны һәм кайнар суны чиратлаштырып салып болгатабыз. Аннары шул массага әкренләп йомырка агын кушарга кирәк.

Бисквитны 180 градуслы духовкада 30-40 минут тирәсе пешерәсе.

Крем өчен түбәндәгеләр кирәк: кура җиләге (башка җиләк тә булырга мөмкин), 250 г 33 процентлы куе сөт өсте (сливки), 125 г шикәр пудрасы, 500 г йогурт, 20 г желатин.

Башта 20 г желатинны суга салып җебетергә куябыз. Сөт өстенә әкрен генә шикәр пудрасын салып торып күпергәнче болгатабыз. Желатинны сыек хәлгә кергәнче ут өстендә җылытып алырга кирәк. Аннары аны йогуртка кушып болгатабыз, соңыннан күпертелгән сөт өстен салып, бер массага килгәнче сак кына болгатып куябыз.

Тортны җыю: бу тортны ян-ягы биек һәм бисквит диаметрына туры килгән савытта җыярга кирәк. Төбе алына торган таба да ярый. Бисквитны, суынгач, 2 өлешкә бүләргә. Бисквитның аскы өлешенә кура җиләген таратып чыгабыз да, өстенә әкрен генә йогуртлы массаны агызабыз. Аннары крем өстен бисквитның өске өлеше белән ябабыз. Тортны 2-3 сәгатькә суыткычка алып куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100