«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының журналисты Алсу Билдановадан «Эремчекле-җиләкле пирог» рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 220 грамм (1 кап) эремчек, 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 80 грамм атланмай, бер чеметем тоз, 180 грамм он, көпшәкләндергеч. Барысын бергә салып болгатырга. Куе камыр килеп чыга.
Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм камырны салырга, өстен җиләк-җимеш белән бизәргә була.
Эремчекле пирогны 180 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут тирәсе пешерергә.