news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиләкләрне кышка ничек дөрес туңдырырга?

news_top
Җиләкләрне кышка ничек дөрес туңдырырга?
Фото: © «Татар-информ»

Җиләкләрне кышка туңдырып куюның үз хикмәтләре бар. Бу хакта табиб-диетолог Нурия Дианова сөйләде, дип яз «Радио 1» сайты.

«Иң яхшы вариант – «шоковая заморозка» режимы булган туңдыргыч. Әгәр сездә гадәти туңдыргыч икән, техника үзгәрә. Җиләкләрне юарга, кәгазь салфеткага тезеп киптерергә һәм ваккум пакетларына юка кат итеп тезәргә һәм һавасын чыгарырга кирәк. Әгәр берүзегез генә яшисез икән, пакетка килограммлап җиләк салмагыз. 150 – 200 граммлы порцияләп туңдырыгыз», – дип киңәш итә ул.

Аның сүзләренчә, күпләрнең төп хатасы – җиләкләрне чиләктән шундук туңдыргычка кую. Болай эшләргә ярамый, чөнки җиләкнең структурасы үзгәрә.

«Бер кат итеп тезгәндә һәр җиләк аерым туңа. Шулай ук дөрес эретергә дә кирәк: туңдыргычтагы җиләкне кичтән суыткычка алып куярга кирәк. Болай эшләгәндә боз кристаллары күзәнәк тышчасын бозмый. Иртәнгә әзер порция була», – ди табиб.

Ул җиләк-җимешләрне алдан ук әзерләп кую мөмкинлеге турында да әйтте: мәсәлән, җәен бананнарны арзангарак алып киптерергә була, ә кышын аны чикләвекләр яки шикәрсез арахис пастасы белән ашарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар