Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләккә киткән ир белән хатын, аларның ике баласы хәбәрсез югалган

news_top_970_100
Җиләккә киткән ир белән хатын, аларның ике баласы хәбәрсез югалган
"Татар-информ" архивы

Якутиядә югалган гаиләне эзлиләр. Ир белән хатын һәм аларның ике баласы дүшәмбе көнне машинага утырып Мохсоголлох бистәсеннән Улу-Верхняя Амга авылына таба чыгып китә. Бу турыда өлкәнең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза. 

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, 8 һәм 10 яшьлек балалар, аларның әти-әнисе Алдан районы ягына таба җиләккә барган. Шуннан бирле алар турында белешмә юк.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бу кешеләрне полиция эзли.

«28 июльдә кич белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Хангаласск районы буенча бүлекчәсенә Булгунняхтах авылыннан бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул 25 июльдә Мохсоголлох бистәсенең паром кичүеннән Алдан районының Улу-Верхняя Амга авылына таба машина белән дүрт туганы – ир белән хатын, аларның ике баласы китүен сөйли. Туганнары әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү бара», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100