news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җиләккә баралар иде»: Яшүсмерләр утырган машина авыл янында капланган, бер кыз үлгән

news_top

Красноярск краендагы Назаровск муниципаль округында авария булган, анда 16 яшьлек кыз һәлак булган һәм 4 яшүсмер зыян күргән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 9 июль кичендә Алтат авылы янында була. Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетында сөйләүләренчә, 16 яшьлек үсмер «ВАЗ-2115» автомобиле белән Назарово ягына барган. Аның машинасында 4 яшьтәш дусты булган. Бер мизгелдә үсмер идарәне югалткан, һәм алар кюветка очып төшкән. Машина әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек кыз үлгән. Машина йөртүчене һәм 3 пассажирны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Тиздән үсмернең машина йөртү таныклыгы булмавы гына түгел, ә автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүе ачыклана. Машинаны ул әтисеннән сорамыйча алган була. Дуслары белән алар кырга җиләк җыярга баралар.

«Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү», «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү», «Йөртү таныклыгы булмаган хәлдә машина белән исерек килеш идарә итү» маддәләре буенча эш кузгатылган. Моның өчен 5 елдан 12 елга кадәр колония яный.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар