Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиләк җыйганда сак булыгыз!» – театр актеры Динар Хөснетдиновны елан чаккан

news_top_970_100
«Җиләк җыйганда сак булыгыз!» – театр актеры Динар Хөснетдиновны елан чаккан
Фото: Динар Хөснетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе белән булган аянычлы хәл турында хәбәр итә. Җиләк җыйган вакытта аның кулын елан чаккан, әмма, ул тиз генә ярдәм ала алмаган.

«Үземнең мисалда безнең Сәламәтлек саклау системасының ничек эшләве хакында. Мине елан тешләде. Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иттем – кабул итмәделәр. «Травматологиягә барыгыз», – диләр. Травматологиягә баргач, анда: «Тешләүләр буенча кабул итү бүлмәсенә барыгыз», – диләр.

«112» хезмәтенә шалтыраттым. Алар «ашыгыч ярдәм»гә гариза юлладылар. Аннары «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре шалтыратып, аларда кешеләрнең күп булуы турында әйттеләр, һәм «бармакны тешләүләр буенча без килмибез, травматологиягә барыгыз» диләр. Ә мин бит инде анда булдым – мине кабул итмәделәр. Кабат «112» хезмәтенә шалтыратам, тагын гариза кабул иттеләр. Шалтыратканнарын көттем-көттем дә, нәтиҗәдә, хәзер Әлмәт шәһәренең медсанчастендә», – дип язган ул.

Соңрак ул хәле яхшыруы турында хәбәр итә. «Минем белән барысы да күпкә яхшырак, барлык начарлыкларның артта калуына һәм тагын да яхшырак булачагына өметләнәм. Сак булыгыз! Кулыгыз белән кая үрелгәнне һәм аяк астына карап йөрегез», – ди актер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100