news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиләк җыйганда 16 яшьлек кызны елан чаккан

news_top
Җиләк җыйганда 16 яшьлек кызны елан чаккан
https://pixabay.com

Башкортстанда 16 яшьлек кызны елан чаккан. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Үсмер кыз җиләк җыеп йөргән булган. Елан чаккач, аның бармагы, кул чугы, беләзеге шешеп чыккан. Баланың күңеле болгана башлаган, хәле киткән. Аны балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Яшәү урынындагы табиблар экстрен ярдәм күрсәткән һәм медицина оешмасына ашыгыч рәвештә китереп җиткергән. Бу – аның гомерен сакларга булышты», – дигәннәр ведомствода.

Хәзер кыз терелгән, аны хастаханәдән чыгарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар