news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиләк җыеп йөрүче хатынны үтергәннәр

news_top
Җиләк җыеп йөрүче хатынны үтергәннәр
https://nnovgorod.sledcom.ru/

Түбән Новгород өлкәсенең Починковский районында урманда җиләк җыеп йөрүче пенсионер хатынны үтергәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

67 яшьлек хатын 22 июньдә урманга җиләккә бара. Ләкин әйләнеп кайтмый. Аннары аның мәетен табалар. Хатынның гәүдәсендә пычак кадап яралаган урыннар була.

Әлеге җинаятьне 59 яшьлек ир-ат кылган, дип фаразлыйлар. Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тоткарланган ир-ат та – биредә яшәүче кеше. Ул кулга алынган.

Тикшерү версиясе буенча, ул 22 июньдә шушы урманда була. Шунда 67 яшьлек хатынны очрата һәм күп тапкыр пычак кадый. Хатын урында ук үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар