Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк сатып утырганда, Зәринә Хәсәншина «мәхәббәтен» очраткан

news_top_970_100
Җиләк сатып утырганда, Зәринә Хәсәншина «мәхәббәтен» очраткан
социаль челтәрләр

Җырчы Зәринә Хәсәншина «Үрмә гөл» җырына клип төшергән. Ул – җиләк сатучы кыз белән җәй нигъмәтләрен сатып алырга туктаган егет мәхәббәте турында.

«Ниһаять, клипны сезгә дә тәкъдим итәм. Ошаса да, ошамаса да языгыз әле, ничек булган? Миңа бу мөһим. Бу җәйне шушы клипка төшереп, хатирә итеп ясап калдырдык. Киләсе җәйләрдә тагын да яхшыларын эшләргә язсын, – дигән Зәринә.

Клипта төп ролне алып баручы Илнур Фәсхетдинов уйнаган. «Бу егетне сайлап ялгышмаганмындыр. Илнур, бүгеннән синең «подписчицалар»ың аеруча артыр, дип уйлыйм», – ди җырчы.

«Шәп! Шәп! Шәп!»;

«Җыры да, үзең дә искиткеч»;

«Ахыры бигрәк матур тәмамланды»;

«Шундый ихлас, матур клип. Фильм караган кебек карап чыктым»;

«Хәзер бу клипның икенче сериясе кирәк инде», – дип язалар Зәринәгә клипны караучылар.

Клипта Зәринәнең үзен төрек сериалы герое – Эда Йолдыз, егетен – Серкан Болатка охшатканнар. Зәринә клипның төп герое белән пар килгән, дигән фикерләр дә күп.

Клиптан җиләк һәм җәй исе килә. Сез дә карагыз әле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100