Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк-җимешне тәүлекнең кайсы вакытында ашау яхшырак?

news_top_970_100
Җиләк-җимешне тәүлекнең кайсы вакытында ашау яхшырак?
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев

Җиләк-җимешнең файдасы турында барыбыз да беләбез. Алар витаминнарга, минералларга һәм антиоксидантларга бай.

Ә менә җиләк-җимешләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашарга ярыймы? Бу сорауга Уфа табибы – терапевт, диетолог һәм нутрициолог Арина Мамина җавап биргән. Аның әйтүенчә, җимешләрне куллану вакыты организмның үзенчәлекләренә бәйле.

Иртән – рационга җиләк-җимешне кертү өчен идеаль вакыт, чөнки алар җиңел үзләштерелә һәм энергия бирә. Көндез җиләк-җимешләр энергия дәрәҗәсен саклый торган тиз һәм җиңел үзләштерелә торган ризык була ала. Кичен исә алар десертларны алмаштыру мөмкинлеге бирә. Аеруча киви яки груша кебек клетчаткага бай җимешләргә өстенлек бирү яхшы.

Әмма ашазаны-эчәк проблемалары булган кешеләргә кичләрен әче һәм цитрус җимешләрен ашамау хәерле, ди диетолог.

Гомумән, иң мөһиме – һәркем үз организмын тыңларга өйрәнергә тиеш, дип киңәш итә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100