Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк-җимеш кайнатмалары рецептлары

news_top_970_100
Җиләк-җимеш кайнатмалары рецептлары
Гөлүзә Василова

Җир җиләгеннән кайнатма: 2 кг җир җиләге, 2,4 кг шикәр комы алына. Җиләкләрне чистартырга, юып саркытырга.1,2 кг шикәр комын җиләк өстенә салып 2-3 сәгать тотарга. Суы буленеп чыккач утка куеп кайнатып алырга. Кайнап чыккач 5 минуттан сундерелә.

Кайнатма суынганнан соң тагын 5 минут кайнатырга. Кабат 5-10 минут кайнатып алырга һәм яңадан 1,2 кг шикәр комы салып эреп беткәнче болгатырга.

Болай эшләгәндә кайнатма куе була. Банкага кайнар килеш тутырырга, төреп суытырга. Бик тәмле,төсе дә матур булган кайнатма килеп чыга.

Кура җиләге белән бөтнектән кайнатма: 500 г кура җиләге, 250 г шикәр комы, бөтнек кирәк булачак.

Кура җиләген юып, чистартырга. Тирән савытка бушатып, өстенә шикәр комы салып, 10 сәгатькә шул килеш калдырырга.

Ул вакыт эчендә шикәр комы эреп бетә. Җиләкле ширбәтне кәстрүлгә бушатып, бөтнек салып, кайнатырга кирәк. Шуннан соң тагын 10 минут сүрән утта тотарга. Кайнатмадан бөтнекне алып, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга. Суынгач, салкын урынга куярга.

Гөлүсә Рәхмәтуллинадан бакча җиләге кайнатмасы рецепты. Табага 2 кашык су салып газга куярга. 1 кг җиләкне су күпереп менгәч салырга. 8 минут болгаткалап табада кыздырырга.  Җиләкнең согы чыга, күбеге чыкса җыеп алырга. Аннары 1 кг шикәр комы салып 6 минут кайнатырга.

Җырчы Лилия Муллагалиевадан чия кайнатмасы рецепты. 11 стакан чия, 0,5 стакан су, 10 минут кайнатырга. Газдан алмыйча гына 7 стакан шикәр комы өстәргә, кайнап чыккач тагын 10 минут газда тотарга. Аннары газдан алырга һәм бу массага тагын 7 стакан шикәр комы салырга. Шикәр эреп беткәнче болгатырга, соңыннан утка куеп кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100