news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиләк ашаган бала аңын югалтып егылган да үлгән, дигән хәбәрне тикшерәләр

news_top
Җиләк ашаган бала аңын югалтып егылган да үлгән, дигән хәбәрне тикшерәләр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Самара өлкәсендә җиләк ашаганнан соң бала үлеме турында хәбәрләрне тикшерәләр. Бу турыда РИА Новости яза.

Самара өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы, 4 яшьлек кыз җиләк ашаганнан соң үлгән, дигән хәбәр буенча тикшерү башлаган.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, әлеге фаҗига май азагында Тольятти шәһәрендә була. Шаһитлар сүзләренчә, әни кеше шәһәрнең Үзәк районында җиләк сатып ала һәм, өйгә алып кайтып, баласына ашата. Аннары баланың хәле китә. Ул аңын югалтып егыла, әнисе «ашыгыч ярдәм» чакыра. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар