Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләкле мохито рецепты

Әлеге эчемлекне кышка сакларга да ясап куярга мөмкин, эссе көндә сусауны басу өчен дә ясарга була.

news_top_970_100
Җиләкле мохито рецепты
Гөлүзә Василова

Бу эчемлекне баллы коктейль, мохито, компот дияргә дә була.

Мохито өчен виктория җиләге, лимон, бөтнек, шикәр комы кирәк булачак.

Җиләкләрне юарга һәм чистартырга, лимонны юарга һәм телемләр кисәргә.

Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

3 литрлы банкага: 500 грамм җиләк, ике түгәрәк телем лимон һәм 3-4 ботак бөтнек, 280 грамм шикәр комы салырга. Аларның өстенә кайнап чыккан су коярга. Банканың капкачларын ябып, 20 минут шулай тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм янә җиләк-җимеш өстенә салырга. Банканың капкачларын ябып банканың өстен аска әйләндереп төреп куярга. Банкалар суынгач салкын урында сакларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100