Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк җыйганда бабасыннан аерылып калган малай урманда ялгызы кунган

13 яшьлек малай үрмәли-үрмәли җиләк җыйган, бабай исә оныгы калганын абайламаган.

news_top_970_100
Җиләк җыйганда бабасыннан аерылып калган малай урманда ялгызы кунган
24.мвд.рф

Красноярск краендагы Нижнеингаш районында 28 майда кич белән 13 яшьлек малай югалу турында полициягә хәбәр итәләр. Малайның туган апасы хокук саклаучылардан ярдәм сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кичке алтылар тирәсендә малай бабасы белән урманга җиләккә китә. Ләкин бала югала. Бабай өйгә ялгызы гына кайта һәм оныгының югалуын сөйли.

Тиз арада эзләүче кешеләр җыела, биредә полиция хезмәткәрләре, волонтерлар була, 50 нче номерлы колониядән этләр белән кинологлар да килә. Үсмерне 140 кеше эзли. Полиция нарядларына баланың ориентировкасын өләшәләр.

Шулай итеп малайны унике сәгать эзлиләр һәм шул ук урманда табалар. Малай артык курыкмаган да, ул тыныч кына барысын да сөйләп биргән.

«Без бабай белән урманга черемша җыярга бардык. Мин үрмәләп йөреп җыйдым. Аннары торып баскач, бабай булмавын абайлап алдым. Кычкырып-кычкырып карадым, тик бабай бик ерак китеп барган. Шуннан соң мин дә киттем инде», — ди ул.

Малай урманда ялгызы гына бер төн уздырган. «Тоттым да йокларга яттым», — ди ул. 

Үсмернең туган апасы эзләшкән кешеләргә рәхмәт әйтә. Хәзер малайга куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100