«Җиләк җыеп сату өчен иртәнге 4тә торып, 40 чакрым йөрибез”
Була шундый кешеләр: алар яз җитүне түземсезләнеп көтә дә, урман-болынга чыгып чаба. Табигатьне яратучы, аннан илһам алучылар болар. Җәй буе җиләк, бөрлегән, гөмбә җыя, дару үләннәре киптерә, себерке бәйли. Үзе өчен. Ә икенчеләр исә шул табигать хәзинәсен сатып, акча эшли. Әллә ни зур табыш булмаса да, көндәлек чыгымга ярап куя. Әгәр инде җиләк-гөмбә җыю яраткан шөгылең булса, ике куянның койрыгын берьюлы тотасың.
Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында яшәүче Альбина һәм Камил Ганиевлар теләсә нинди урман байлыгын җыеп сатып акча эшли.
–Бу эшкә тотынганыбызга 30 елдан артык инде, – ди Альбина ханым. –Без танышканда ирем җиләк җыярга ярата иде. Соңрак бу “чир”не миңа да ияртте. Балалар кул арасына кергәч, алар да кушылды. Гаиләбез белән җиләк җыябыз хәзер.
Ганиевларның өч уллары бар. Малай булсалар да, бу вак эшкә хирыс икән үзләре. Бер-берсеннән уздырыштан, оста итеп җыялар. Шулай итеп, гаилә башлыгы үзе үрнәк күрсәткәч, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп, акча эшләүнең ни икәнен белеп үскән.
–Ирем ит комбинатында эшли, – дип дәвам итә Альбина ханым. –Бер тәүлек эшләп, ике тәүлек ял итә. Буш вакытында аны өйдә тоту кыен инде: урманда ул. Иртәнге өчтә-дүрттә үк чыгып китә.
Ганиевлар җиләкне Удмуртиянең Кияс районына, Атабай авылы тирәсенә барып җыя. Машина белән барсаң ерак, әйләнеп йөрергә кирәк, 40-50 чакрымга баса икән. Җәяү исә Ганиевлар турыдан 3 сәгать бара.
–Узган ел җиләк күп булды бит. Җыеп та, сатып рәхәтләндек. Җиләк саткан акчаны санап барам. Былтыр 30 мең сумнан күбрәк булды, – ди Альбина ханым. –Былтыр каен җиләгенең ярты литры 200 сум иде. Ә җир җиләгенең 5 л чиләген 400 сумга бирдек.
Өч дистә ел эчендә җиләк җыярга махсуслашкан гаиләнең кулларына күз иярми. Былтыр алар иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр 18 литр каен җиләге җыйган. Хәер, күп өлешне гаилә башлыгы керткән. Камил абый ярты литрлы савытны каен җиләге белән 20 минутта тутыра, ди. Былтырга рекорд: 5 литрлы 30 чиләк каен җиләге.
Җәй көттереп кенә килсә дә, кичә Ганиевлар сезонны ачып җибәргән. Камил абый урманга барып 3 л каен җиләге җыйган. Бүген исә аны сату өчен базарга киткән. Елы нинди – бәясе дә шундый. Әгерҗе базарында ярты литр каен җиләгенең хакы 500 сумнан да ким түгел.
Уңыш күпкә китсә, көн саен базарга йөреп булмый, билгеле. Ганиевларның үз клиентлары бар. Алар күпме кирәген алдан әйтеп куя да, Альбина апа белән Камил абый исә аны йә өйләренә илтеп бирә, йә килеп алалар. Бу эш инде бер җайга салынган.
Җиләктән тыш алар гөмбә, кара һәм кызыл карлыган, бөрлегән, гөмбә дә җыеп сата. Әйтергә онытып торам, кармакка эләккән балык белән дә сату итә.
–Җиләкнең исәп-хисабын алып барсам да, боларыныкын санаган юк. Җиләк акчасын фәкать конкрет әйбер алырга дип тотсак, боларыннан кергән файда көндәлеккә кереп китә. И-и, ярап куя гынамы соң инде, балалар мәктәптә укыганда баштан-аяк шул “табигать” акчасына киендерә идек. Алар мәктәпне тәмамлагач, көнкүреш җиһазларына тота башладык. Бер елны суыткыч алдык, аннары җиңел машина алганда да өстәп җибәрдек. Тамчыдан күл җыела диләр. Урман байлыгын иренмичә җыеп сатсаң, файдасы бик зур аның, – ди Альбина ханым.
Узган ел гаилә гөмбәне бик аз саткан. Аның каравы, үзләре кыш буе ашап рәхәтләнгән! Соң шулай булмый, 25 чиләк җирән гөмбә җыйганнар бит.
–Былтыр шул 2-4 мең сумлык гөмбә, 5 мең тирәсенә балык сатканбыздыр инде. Анысы да ак ипи белән май ашарга ярый, – ди хуҗабикә.
Быел җиләк вакыты соңга калды. Ходай рәхмәте белән көннәр “утырып” китсә дә, баштагы мәлдә аның бәясе бермә-бер кыйммәтрәк булачак. Альбина ханым да шулай фаразлый. Әмма бу җиләк сатучылар өчен отышлы. Камил абый кебек яраткан шөгылең акча китерсә, бигрәк тә күңелле.