Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ил күләмендә танылган IT-белгеч Камил Кәлимуллин татар интернеты турында: "Тел мәсьәләсе ул көрәш - кем ешрак куллана, шул җиңеп чыга"

Камил Кәлимуллин биш-алты ел элек Россия IT киңлегендә авторитетлы, белемле белгеч буларак танылды. Ул Ульяновскида яши. Аның җитәкчелегендәге команда интернет-кибетләр булдыру өчен уңайлы платформа ясады, хәзерге вакытта бу платформада дүрт меңнән артык интернет-кибет эшли. Бүген бу татар егетен Россия күләмендә узган IT форумнарда спикер, эксперт буларак күреп була. "Татар-информ" хәбәрчесе Камил белән тамырлары, татарча мәгълүмати проектларның потенциалы турында сөйләште. 

news_top_970_100
Ил күләмендә танылган IT-белгеч Камил Кәлимуллин татар интернеты турында: "Тел мәсьәләсе ул көрәш - кем ешрак куллана, шул җиңеп чыга"

Камил Кәлимуллинның төп фикерләре:

2. "Эшеңне яхшы, сыйфатлы башкару кебек хакыйкатьләр гаиләдә сеңдерелә".

3. “Без эшмәкәрләргә ярдәм итәбез: 4 меңнән артык интернет-кибет ачарга ярдәм иттек”.

4. “Акча эшләү белән генә дөнья бармый, үзең хезмәт куйган өлкәне үстерү белән дә шөгыльләнергә кирәк".




Әни мине башка туганнар белән гел авылда калдыра иде

– Камил, сез Россиякүләм танылган белгеч. Әмма татар дөньясында әле ачылмадыгыз, монда сезне беләләр дип булмый. Шуңа да беренче үтенечем - тамырларыгыз турында сөйләгез әле. 

– Мин Ульяновск шәһәрендә тудым. Әтием Мәләкәс районыннан, әнием Татарстанның Спас районыннан. Алар яшь чакларында Ульяновск шәһәренә күченеп килгәннәр, монда танышканнар, гаилә корганнар, эшләгәннәр. Мин гаиләдә икенче бала.

– Балачагыгыз татар мохитендә узды дип әйтә аласызмы?

– Без татар гаиләсе: шәһәрдә торсак тә, русча сөйләшсәк тә, һәрчак авылга кайта идек, үз тамырларыбызны онытмыйча яшәргә өйрәндек. 

Әни мине күпмедер вакытка башка туганнар белән гел авылда калдыра иде. Мөгаен, бу туганлык җепләрен ныгытучы иң мөһим традиция булгандыр. 

Туганнарым бик күп – бу күңелемә рухи көч өсти. Янәшәңдә сиңа ярдәм итәрдәй, терәк булырдай кешеләр барлыгын тоясың. Авылга кайту да бик ошый иде: саф һава, ачык күңелле, ихлас кешеләр, шуңа күрә бу минем тормышымның бик мөһим чоры.

– Татар халкының гореф-гадәтләре сезнең өчен нинди мәгънәгә ия?

– Минем өчен татар халкының гореф-гадәтләре – ул, нигездә, мәдәният, фикерләү һәм карарлар кабул итү рәвеше.

шеңне яхшы, сыйфатлы башкару кебек хакыйкатьләр гаиләдә сеңдерелә"

– Татарлар турында сөйләшкән вакытта, гадәттә, аларның эш сөючәнлек, тырышлыгы телгә алына. Моны башка милләт вәкилләре дә еш әйтә, чит илләрдә һәм төбәкләрдә яшәүче ватандашларыбыз да үзләрен аерып торган бер сыйфат дип нәкъ шуны атый. Сез дә чит төбәктә, күбесенчә башка милләт вәкилләре арасында яшәүче һәм эшләүче кеше. Татар кешесенең төп асыл сыйфаты дигәндә, сез дә тырышлыкны атар идегезме?

– Татарларның тырышлыгын күзәтергә туры килә. Безнең телдә бит "уңган" дигән сүз дә бар. Хезмәт сөючәнлек, эшне намуслы, сыйфатлы башкару – татарларны тасвирлаучы сыйфатлар. Ягъни алар эшкә бирелеп эшлиләр - мин бу фикер белән килешәм. Моны туганнарымда, аралашкан кешеләрдә күзәтәм. Ләкин татарлар гына шундый, башкалар андый түгел дип әйтмәс идем. Русларны, татарларны, чувашларны аерырга кирәкми, һәр милләттә дә уңган, актив, тырыш кешеләр бар. Эшчән булу – бер милләткә генә хас үзенчәлек дип уйламыйм. 

Мин моны миллилек белән түгел, ә гаилә тәрбиясе һәм милләттәшләр арасында булган дуслык белән бәйләр идем. Гаилә кыйммәтләре, бер-береңне хөрмәт итә белү, эшеңне яхшы, сыйфатлы башкару кебек хакыйкатьләр гаиләдә сеңдерелә бит.

– Үзегездә нинди чын татар сыйфатларын аерып әйтер идегез? Мәсәлән, барлык татарлар да чәй эчәргә ярата, дигән инану бар.

– Миңа татарлыкны билгеләүче сыйфатларны бәяләү авыр. Кешедә булган барлык сыйфатлар да аның асылыннан, тормыш кыйммәтләреннән, максатчанлыгыннан килә. Боларга нигез, әлбәттә, гаиләдә, шушы кеше яшәгән җәмгыятьтә салына. 

Миндә тәрбияләнгән шундый төп сыйфатлар – кешене хөрмәт итә, аңлый белү, авыр вакытларда үзара ярдәмләшеп яшәү. 

Чәйгә килгәндә, килешәм: чәй эчеп, аралашып утырырга яратабыз. Миңа калса, бу гомумкешелек сыйфатыдыр. Ә татарларга хас сыйфатлар – ул эш сөючәнлек, җәмгыятьтә, бер мохиттә яшәү, туганнарың белән дус булу, бер-береңә ярдәм итү.

“Без эшмәкәрләргә 4 меңнән артык интернет-кибет ачарга ярдәм иттек”

– IT тармакка ничек килеп эләктегез?

– Мин AdvantShop компаниясен җитәклим. Бу компания софт белән тәэмин итүне башкара. Без эшмәкәрләргә интернетта сату алып барырга ярдәм итә торган софт эшлибез. Яңа эшли башлаган эшмәкәрләр дә, тәҗрибәле бизнесменнар дә интернетны мөмкин кадәр нәтиҗәле кулланып, яхшы табыш алсын өчен хезмәт куябыз. 

Бу тармакта мин 2 курста укыганда ук эшли башлаган идем: партнерлар белән берлектә УАЗ автомобильләре сата торган интернет-кибет ачтык. Сайтлар ясау, бу өлкәдә ярдәм күрсәтү белән байтак шөгыльләндек, автоматлаштыру буенча проектлар башкардык, сатарга ярдәм иттек. Безнең компания 2006 елдан башлап интернет-кибетләр ача, интернетта сату өчен платформа ясый. Әлбәттә, төп максатыбыз – клиентларыбызның сатуын нәтиҗәле итү. Бу хакта һәрчак уйланабыз.

– ВКонтакте сәхифәгездә урнаштырылган статусыгызны – “Эшмәкәрләргә ярдәм итеп, дөньяны үзгәртү” – аңлатып китсәгез иде. 

– Безнең илдә никадәр күбрәк эшмәкәр булса, алар никадәр нәтиҗәле эшләсә, уңган булса, илебез дә, үзебез дә шулкадәр яхшырак яшәр идек. Шуңа күрә үз алдыма шундый максат куям: беренче чиратта Россиядә, ә алга таба киңрәк җирлектә дә эшмәкәрләргә максималь рәвештә ярдәм итү: интернетта сату, файдалы технологияләр куллану, аларның бизнесын яхшырту өлкәсендә эшләү.

4 меңнән артык интернет-кибет эшләтеп җибәрдек, тәҗрибәбез бар, без аны уңай бәялибез, аның белән уртаклашабыз һәм эшмәкәрләргә ярдәм итәбез. Шуңа күрә мин Россия эшмәкәрләренең дөньяда иң яхшылары булуын, аларның иң яхшы продуктлар сатуын, нәтиҗәдә безнең илебезнең чәчәк атуын, һәммәбезнең уңышка ирешүен максат итеп куям.

“Акча эшләү белән генә дөнья бармый, үзең хезмәт куйган өлкәне үстерү белән дә шөгыльләнергә кирәк"

- Сез Россиянең IT өлкәсендә шактый танылган шәхес. Һөнәри җәмгыятьтә танылуга ничек ирештегез?

- Мин үземне IT өлкәсендә мега-танылган шәхес димәс идем, ниндидер танылганлык бар, әлбәттә. Һөнәри җәмгыятьтә танылуга бер юл белән генә ирешеп була – кешелек өчен кирәкле һәм сыйфатлы башкарылган хезмәтең, профессиональлегең белән. Минемчә, без уңышлы продукт эшләп чыгарабыз, Россиядәге иң яхшы продуктларның берсе ул. Интернетта сату юнәлеше буенча да без Россиядә лидер. Эшләү дәверендә гади бер нәрсәне аңладык – сыйфатлы продукт җитештерү өчен мөмкинлекләр күп һәм без бу мөмкинлекләрне уңышлы файдаланабыз. Бу безнең төп бурычыбыз. 

Ләкин акча эшләү белән генә дөнья бармый. Үзең хезмәт куйган өлкәне үстерү белән дә шөгыльләнергә кирәк. Без үз өстебезгә шундый бурыч та йөкләдек. Россиянең IT өлкәсен үстерү белән шөгыльләнәбез: конференцияләр уздырабыз, белем бирү программалары төзибез, курслар үткәрәбез. Бу – мөһим эш. Күп кенә IT компанияләр, һөнәри җәмгыятьләр дә ярдәм итә. Уртак тел табабыз, аралашу бик ошый. Бу танылырга омтылу максатыннан түгел, ә тормышта үзебезнең урыныбызны табу теләге белән эшләнә. Без укыткан кешеләр, якташларыбыз, ватандашларыбыз да зур уңышларга ирешсен иде. IT өлкәсен үстерә алуыбызны аңлыйбыз һәм ул безнең килеп тә чыга – бу исә бездә бик зур канәгатьләнү хисе уята.

"Силикон үзәненә китү мөмкинлеге бар иде, тик мин үзем өчен Ульяновскины сайладым"

– Сезне беркайчан да башкалага, чит илгә, Силикон үзәненә тартмадымы? Ульяновскта яшәп, бар потенциалыңны тормышка ашырып бетереп булмыйдыр бит?

– Мин киресенчә уйлыйм: нәкъ менә Ульяновскида яшәп, үз потенциалыңны тормышка ашырып була. Бу бик көчле IT төбәк, без биредә инде берничә ел IT өлкәсе белән шөгыльләнәбез. Ульяновск Россиянең күп кенә регионнарыннан алда. Монда яңа компанияләр төзелә, бирегә кешеләр килә, зур конференцияләр уздыралар. Әле бүген генә яшьләр белән очраштым, алар бер проект буенча сөйләшүләр алып бару өчен Ульяновскка килгәннәр. Ягъни монда эре компанияләр килә, безнең үзара партнерлык мөнәсәбәтләре булдырырга теләүне аңлыйлар. Ульяновск шәһәренең көчле потенциалы бар һәм, әлбәттә, без аны тулысынча тормышка ашырабыз. 

Минем башкалада, чит илдә, Силикон үзәнендә яшәүне сайлау мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин хәзерге вакытта үзем өчен Ульяновскины сайладым. 

Шәхси үсешем өчен монда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: белгечләр дә, төрле командалар да, контент та бар. Бу, әлбәттә, төрле урыннарга, мәсәлән, Казанга, Мәскәүгә, башка җирләргә барып тәрҗрибә уртаклашуны тыймый. Чит илгә дә чыгабыз, очрашабыз, бу шәхси үсеш өчен бик мөһим. 

Гомумән, хәзерге көндә территория мәсьәләсе арткы планга күчә. Мәсәлән, минем күршем – бер “айтишник” – түбәтәй формасында йорт төзеде, анда офис оештырды, ул өеннән эшли. Анда аңа уңайлы. Кемдер башка җирдә, мәсәлән, Балида эшли, ул шунда үз потенциалын тормышка ашыра. Үзем өчен мин Ульяновскины сайладым.

"Бизнес-җәмгыять “Татар кызы” бәйгесен уздыра, зур ифтарлар оештыра"

– Ульяновскида бик көчле татар җәмгыяте бар. Без аны Татарстанда еш кына үрнәк итеп күрсәтәбез – алар телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый. Сез бу җәмгыятьнең бер өлеше булып торасызмы, чараларда катнашасызмы, очрашуларга йөрисезме?

– Әйе, шактый актив катнашам. Безнең “Сембер” дигән бизнес-җәмгыять, бизнес-клуб бар, мин шушы клубның әгъзасы. Актив эшлибез, чаралар үткәрәбез. Бездә, мәсәлән, “Татар кызы” бәйгесе уза. Зур ифтарлар оештырабыз, башка бик күп чаралар уздырдык.

– Сез Бөтендөнья татар конгрессы оешуы һәм барлык континентлардан лидер-татарларның танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен биш елга бер тапкыр Казанда җыелуы турында беләсезме?

- Әйе, мин хәбәрдар. Безне чакыралар, актив катнашабыз, зур рәхмәт. Бөтендөнья татар конгрессы чыннан да зур эш башкара. Ул тәҗрибә уртаклашырга, бөтен дөньядан килгән татарлар белән аралашырга ярдәм итә.

"Татарча IT проект ясаганда, татар теле, мәдәнияте әкренләп югала баруын истә тотарга кирәк"

– Әгәр сезгә татарча IT проект ясарга тәкъдим итсәләр, беренче чиратта нәрсә эшләр идегез?

– Татарча IT проектның нәрсә икәне аңлашылып бетми: милли IT проект ясаумы, әллә татар телендәге проектмы. Мине һәр IT проектта гади әйберләр кызыксындыра. Үз аудиториясенә бу проект нинди файда китерәчәк? Әгәр проект нинди дә булса максатны тормышка ашыра икән, ул, әлбәттә, кызыклы булачак. Татарча IT проект турында уйлаганда, без шуны истә тотарга тиеш: татар теле, мәдәнияте әкренләп югала бара. 

Димәк, татар мохитендә яшәргә теләүче гаиләләрне үзара аралаштыру өчен ясалган проект яхшы булыр иде. 

Бу алар өчен ниндидер очрашулар, кызыклы чаралар уздыруны күз алдында тота: мәсәлән, балалар татар телен өйрәнә, ата-аналары татарча аралаша. Аларның максаты гаиләдә телне, мәдәниятне ныгыту булырга тиеш. Бу юнәлеш миңа бик якын һәм ул зур әһәмияткә ия. Проект IT булырга тиешме, IT түгелме, бу инде үзенчәлекләр. Аның тормышка ашырылуы мөһим, ә чаралары төрле булырга мөмкин. Проект, беренче чиратта, “без нәрсә үзгәртергә телибез һәм моны эшләү өчен нинди эффектив корал кулланырга кирәк?” дигән сорауларга җавап бирергә тиеш.

– Сез татар интернеты белән танышмы, татар сайтларын беләсезме, аларның үсешен күзәтәсезме? Бу үсешне ничек бәялисез?

- Оят булса да әйтим, мин моның белән артык кызыксынмыйм. Безнең төп аралашу теле, әлбәттә, рус теле, бәлки өлешчә инглиз теледер. Татар интернетының рус интернетыннан калышуы аңлашыла. Сәбәпләре гади: беренчедән, телне белүчеләр аз, шуңа күрә контент та, төрле экспертизалар да аз. Көрәштә, ә тел мәсьәләсе шул ук көрәш инде, кем ешрак куллана, шул җиңеп чыга. Ниндидер үзенчәлеге, аерым позициясе булса, әлбәттә. Коммерция кануннары буенча һәр товар үзеннән эрерәк конкурентына көндәш була. 

Шуңа күрә телнең үсешен бәяләгәндә, аны ничек үстерергә икән дигән сорауга җавап бирсәк, әлбәттә, монда гаилә, җәмгыять белән эшләргә кирәклеген күрәбез. Бу өлкәдә Диния нәзарәте, мәчетләр тырыш хезмәт куя. 

Ләкин бу гына аз дип уйлыйм, татар гаилә институты булдырырга һәм аны үстерергә кирәк. Мәдәни үзенчәлекләрне өйрәнү, балаларның татар телендә аралашуы – татар телен, татар мөһитен саклауга зур адым булыр иде.

"Әгәр миллион сум эшли алам икән, нигә миңа йөз сум, миңа миллионнарны инвестицияләү отышлырак"

– Ничек уйлыйсыз, татар телле эзләү системасы булдыру мөмкинме? Ул эшләсен һәм үзен акласын өчен, аның күпме кулланучысы булырга тиеш?

– Дөресен әйтәм, мин моны мөмкин түгел дип саныйм, сәбәпләре төрле. Беренчедән, Яндекс үзе яки башка эзләү системалары төрле телләр белән эшлиләр, шул исәптән татар телендә дә. Сез кирәк әйберегезне интернетта татарча язып эзлисез һәм ул аны таба. Әйе, анда кайбер хәрефләр юк, ул яраклашмаган, ләкин бу Яндекс яки Гугл тарафыннан эшләнелми, халыкның активлыгы таләп ителә. Татар телендәге мөрәҗәгатьләр, эзләүләр саны икътисади модель булдыру, ягъни әлеге трафикны каплау өчен җитәрлек түгел. 

Шартлы итеп әйткәндә, йөз кеше кереп, реклама карый һәм шул рекламага баса икән, Яндекс йөз мең акча эшли. Әгәр йөз түгел, миллион кеше керә икән, Яндекс миллион сум эшли. Әгәр мин миллион сум эшли алам икән, нигә миңа йөз сум, миңа миллионнарны инвестицияләү отышлырак, шулай бит? 

Проблема эзләү системасында, поисковикларда түгел. Татар телендә контент уку яки карау өчен кешеләр аны интернеттан эзләгән вакытта ниндидер авырлыкларга юлыга дип тә уйламыйм. Төрле каналлар, төркемнәр, җәмгыятьләр, сайтлар бар. Шунда катнашу күпкә мөһимрәк. Шуңа күрә мин татар телле эзләү системасы яки шундый башка нәрсә кирәкме, юкмы дигән сорау куймас идем. Монда татар телен, татар мәдәниятын үстерерлек бер нәтиҗәле алым кирәк. Бу җиңел эш түгел, әмма мөмкин. Һәм нәкъ шушы бурыч куелырга тиеш тә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100