Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләк кенә җыярга барам димә: Кадер хатыны урманда адашкан

Зәй районы Туңылҗа авылы янындагы урманда 78 яшьлек хатын-кызның югалуы турында хәбәр кичә 11.30 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешә.

news_top_970_100
Җиләк кенә җыярга барам димә: Кадер хатыны урманда адашкан
Урында Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре ачыклаганча, Кадер авылыннан 14 чакрым ераклыкта урнашкан урманга «Киа Рио» машинасы белән дүрт кеше җиләккә килгән. Кайтыр вакыт җиткәч, 78 яшьлек хатын-кызның юклыгын күрәләр. Мөстәкыйль эзләүләр нәтиҗә бирмәгән һәм 112 хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Гадәттән тыш хәлләр коткаручылары белән бергә эзләүдә этләр белән кинологлар, вәкаләтле участок полициясе, урманчы һәм Кадер авылы җирлеге башлыгы катнашкан. Әлеге югалган хатын-кызны кич белән табалар, дип яза "Зәй офыклары".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100