Җиләк-җимешле кабак рецепты
Кабакны җиләк-җимешләр белән духовкада пешереп аласы була.
Төрле рецептлары белән инстаграмда танылган Исмегөл апа кабактан ризык әзерләү өчен чираттагы ысулын тәкъдим итте.
0,5 кг чамасы кабак, 2 алма, 2 әфлисун, 1 лимон, күрәгә, кара җимеш, 3 аш кашыгы шикәр комы кирәк була.
Әфлисун, лимонны, кабакны турарга, алманы башкаларына караганда зуррак кисәкләргә бүләргә. Җимешләрне өстәргә, шикәр комы салып болгатырга да табага салып, духовкага пешерергә куярга. Озак пешми, сулана башлагач, бераз торганнан соң алырга. Әфлисун, лимоннарның тәме кабакка сеңеп, тәмле булып пешә, дип яза Исмегөл апа.