news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиләк-җимешле кәнфит

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рәдифә Ногмановадан файдалы, җиләк-җимешле кәнфит рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Җиләк-җимешле кәнфит
Кәнфит өчен: 150 г әстерхан чикләвеге, 200-250 г хөрмә җимеше (финик) һәм йөзем, 1 банан, 1 авокадо. 

Әстерхан чикләвеген кыздырырга, вакларга, җимешләрне вак итеп, ә банан һәм авокадоны эрерәк кисәкләргә турарга.

Әстерхан чикләвеге һәм кипкән җимешләрне бергә болгатырга, зур булмаган түгәрәкләр ясарга, шул түгәрәк эченә банан яки авокадо кисәге тыгып калдырырга. Әзер кәнфитләрне кокос валчыгында яки кыздырып алынган көнжеттә әвәләтергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар